Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2022, 19:42

Башкортстанда гриптан битлек режимы кертелерме?

Поликлиникаларның эш вакыты озайтылды.

Башкортстанда гриптан битлек режимы кертелерме?
Башкортстанда гриптан битлек режимы кертелерме?

 Роспотребнадзор оешмасы җитәкчесе Анна Казак битлек режимы кертелерме дигән сорауга: “ Әлегә битлек режимы кертү турында сүз бармый. Без дәвахәнәләрдән килгән яңалыклар белән танышып торабыз. Әгәр кайбер оешмаларда авыручылар саны кинәт артса, оешма җитәкчесе үзе карар кабул итәргә тиеш. Соңгы көннәрдә салкын тиеп һәм респиратур чирләр белән авыручылар саны арту сәбәпле поликлиникаларның эш сәгатьләре озайтылды”, - дип җавап бирде.

Яңа кагыйдәләр буенча, шәһәр һәм район поликлиникалары дүшәмбедән җомгага 08.00 дән 21.00гә кадәр, шимбә көнне - 08.00 дән 17.00гә, якшәмбе көнне - 08.00 дән 16.00га кадәр эшләячәк.

Табиб чакыртулар, шул исәптән ашыгыч ярдәм хезмәте, дүшәмбедән җомгага 08.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Шимбә - 08.00 дән 16.00, якшәмбе - 08.00 дән 15.00кә кадәр.

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дүшәмбедән җомгага кадәр 08.00 дән 20.00гә кадәр, шимбә көнне - 08.00 дән 17.00гә кадәр, һәм якшәмбе көнне - 10.00-1500 сәгатькә тиклем клиникагызның вакцинация бүлмәләрендә ясалырга мөмкин.

Балаларның шәһәре һәм район поликлиникалары дүшәмбедән җомгага 08.00 дән 21.00гә кадәр, шимбә көнне - 08.00 дән 17.00, якшәмбе - 08.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Ашыгыч ярдәм шалтыратулары дүшәмбедән җомгага 08.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Шимбә - 08.00 дән 16.00гә кадәр. Якшәмбе көнне өйгә чакырулар 08.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Республика дәваханәләренең поликлиника бүлекләре дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 18:00 гә, шимбә көнне - 8:00дән - 16:00 га кадәр эшлиячәк.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: