Җәмгыять
7 декабрь 2022, 06:34

Башкорт теле көне бәйрәменә килегез!

"Мега" сәүдә үзәге алдында зур концерт булачак. 

Башкорт теле көне бәйрәменә килегез!Башкорт теле көне бәйрәменә килегез!
Башкорт теле көне бәйрәменә килегез!

14 декабрь көнне сәгать 18:00 "Мега. Уфа" сәүдә үзәгендә башкорт теле көне бәйрәменә багышланган концерт узачак.

Берничә сәгатькә «Мега» зур бер башкорт әлифбасына әвереләчәк, анда популяр артистлар һәм музыкантлар остазлар ролендә чыгыш ясаячак һәм башкала халкына һәм кунакларына башкорт хәрефләрен һәм сүзләрен искә төшерергә һәм өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Программада Башкорт дәүләт филармониясе артистлары: Азамат Тимеров, Римма Амангильдина, Сәйдә Ильясова, Алия Искужина, Артур Шәрипов, Дамир Таипов, «Тамыр» студиясе, Гөлшат Гыйрфанова, Айтуган Аиткулов, Ришат Рәхимов, ФЭСТ вокал төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак. Өч сәгатьлек концерт программасында бүләкләр уйнату һәм интерактивлар, «Алтын башкорт сугышчылары» белән фотосессия, халык уен кораллары милли оркестры, «Зәйнетдин» этно-проекты, «Бишбармак» оркестры чыгышлары һ.б. каралган.

Башкорт теле көнен Яңа ел алды кәефе белән бергә бәйрәм итик!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас