

Башкортстан Республикасының Финанслар министрлыгы хәбәр итүенчә, бу конкурс студентлар белән өлкән сыйныфларда укыган укучылар арасында финанс грамоталылыгын арттыру максатында игълан ителгән. Бу конкурста “Пушкин карта”сы булган 14-22 яшьлек студентлар һәм укучылар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен берәр рус әдәбияты персонажы катнашлыгында кыска гына видеоролик төшерергә кирәк. 1 минутлык видеороликта персонаж күзлегеннән акча белән эш итү турында сөйләргә кирәк: акчаны югалтмас өчен нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый, киңәшләр бирергә, ничек уңышка ирешеп булуы турында сөйләргә кирәк. Видеоны 25 декабрьгә кадәр Вконтакте битенә куярга һәм #пушкинзнает хештэгын өстәргә кирәк. Алар арасыннан оештыручылар иң кызыклы һәм чагу 10 роликны сайлап алачак.
Чыганак: pravitelstvorb.ru