+21 °С
Болытлы


Уфа ягулык- энергетика колледжының Баймак шәһәрендәге филиалында 4 курста белем алучы Максим Скачко Русия президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 19 яшьлек егетне иҗтимагый мөһим чараларда актив катнашканы өчен билгеләгәннәр. Яшь егет берничә ел волонтерлык хәрәкәтендә катнаша. Ковид-19 пандемиясе вакытында ул олы кешеләргә дарулар һәм азык-төлек ташыган.