

Әле соң түгел.
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә яңа ел түләүләре турында брифингны өч каналда кабатлаячаклар.
Радий Хәбиров мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә бер тапкыр 20 мең сум түләү турында Указга кул куйды.
Моңа кагылышлы иң мөһим сорауларга җавапларны бүген БСТ каналында узган брифингта ишеттерделәр. Әгәр сез эфирны күрми калган булсагыз, кабат карый аласыз:
- Бүген 23:00 сәгатьтә, «Россия 24. Башкортстан» һәм «Башкортстан 24» каналында.
- Иртәгә,6 декабрьдә, 13.20 минутта «Башкортстан 24» каналында.
Брифингны шулай ук түбәндәге социаль челтәрләрдә табарсыз: Башкортстан хөкүмәте (https://vk.com/bashkortostan_gov), Башкортстан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы (https://vk.com/mintrudrb), Республика белән идарә итү Үзәге (https://vk.com/tsur_bashkortostan).