

Республикабызның көньяк-көнбатышындагы Федоровка районы башкалабыз Уфадан 200 чакрым ераклыкта урнашкан. Шушы көннәрдә, ерак араларны якын итеп, куе булмаган урман-дала зонасыннан торган әлеге матур төбәккә сәфәр кылдык.
Район үзенең гадәти тормышы белән кайный. Яхшы гына эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары бар, шулай ук уңышлары белән горурланырлык кече эшкуарлык предприятиеләре шактый. Шундый кече эшкуарлык хуҗалыкларының берсенең эшчәнлеге белән якыннан таныштык.
«Бүләк» кооперативы урнашкан Өчбүләк авылы Ырынбур өлкәсе чигеннән берничә чакрым ераклыкта гына. Моннан биш ел элек яңа тәпи киткән бала сыман кыюсыз гына адымнар ясаган бу предприятиенең бүген шатланырлык уңышлары бар. Без «Бүләк» кооперативының тәмле чәкчәкләр пешерүче көләч йөзле кызлары белән танышкан арада җитәкчеләре Зөлфия Рәфкать кызы Насыйрова машинасында бина каршына килеп туктады. «Йә, Хода шушы япь-яшь кыз мактаулы кооператив җитәкчесеме?»— дигән уй йөгереп үтте баштан.
Чынында, яшь кенә булса да, эшкә булган дәрт-чәме гайрәтле ир-егетләрне дә сокландырырлык . Сөйләшү барышында шундый фикергә килдем. Гади авыл кызы Зөлфия Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын уңышлы тәмамлаган. Туган ягы Федоровкага кайткач, берничә ел салым органында, аннары банк системасында эшли. Зөлфия Рәфкать кызына, бәлки, шундый җитди урыннарда эшләү үз эшен ачарга этәргеч биргәндер. Банкта бизнесны үстерү өчен кредит бирү бүлегендә эшли ул. Нәкъ менә шунда үз эшен ачу уе тынгы бирми аңа. Бик нык теләгәндә уйлар чынга аша диләр бит. Тәвәккәл ташны ярган дип тә әйтәләр. Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә карар итә. Чәкчәкләр, милли камыр ашларыбызны пешерү хыялы белән янган кыз, бераз туплаган акчаларына туган авылы Өчбүләктә буш торган идарә бинасын арендага алып, киләчәккә зур өметләр баглап, яшьлек дәрте һәм чәме белән эшкә тотына.
Сер түгел, хәзер авылларда хатын-кызлар эшсезлектән интегә. Әби-әниләребез тәмле итеп пешергән чәкчәкләрне без пешерә алмыйбызмыни дип, авылдашларын эшкә дәртләндерә. Баштагы мәлдә бер-ике хатын-кыздан гына торган цехта бүген кимендә биш-алты авылдашы эшли. Заказлары күбәеп китсә, тагын берничә кешене ярдәмгә чакырып алалар. Шулай итеп, Зөлфия Рәфкать кызы үзенең зур тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән авылдашларын эшле дә, ашлы да иткән. Ашлы дигәндә, хезмәт хакы күз уңында тотыла. Цехта эшләүчеләр эш хакын вакытында һәм тиешенчә алалар. Бу исә эшләгән кешегә канат үстерә. Бәлки шуңадыр да чәкчәкләре телне йотарлык тәмле. Әйткәндәй, бал исе аңкып торган тәмле чәкчәкләрен без дә авыз иттек.
—Продукциябез саф, табигый. Кайбер җитештерүчеләр сыман әзер продукцияне ярты елга кадәр сакларга булышучы карамель кушмыйбыз. Борынгы рецептураны саклап эшлибез. Бернәрсәсен дә үзгәртмәдек. Шуңа да чәкчәкләребезне саклау вакыты ике айдан артмый. Балга килгәндә, ул — кооператив балы,—диде Зөлфия ханым.—Чәкчәк пешерү — кооперативтагы юнәлешләребезнең берсе генә. «Бүләк» кооперативына барлыгы 17 пайчы керә. Шуларның җидесе — умартачы. Алтысы — крестьян-фермер хуҗалыгы. Аларның кайсысы яшелчә үстерә, кайсысы — бакча җиләге.
Кооперативта бергә берләшеп, бергә укмашып эшләгән кешеләр өчен иң мөһиме — ул кирәкле транспортлар һәм саклау урыны булуы, ягъни логистика мәсьәләсе. Логистиканың уртак булуы — барысы өчен дә уңайлы. Чөнки бер вак хуҗалык та ялгызы гына базарга чыга алмый. Моның өчен продукцияң зур күләмдә җитештерелергә тиеш. Ә менә бергә туплангач, базар киштәләрен яулау да җиңелләшә. Хәтта сезонлы килешүләр төзеп, шәһәрләрдәге супермаркетларга товарларын тәкъдим итә алалар. Бу җитештерүче өчен дә файдалы, кибетләргә дә кереме бар, ә сатып алучылар исә кайдадыр Кытайда түгел, ә үзебезнең таза-чиста җирдә үстерелгән һәм җитештерелгән ризыкларны сатып алып кинәнә.
Әйткәнебезчә, «Бүләк» кооперативының оешуына әле нибары биш кенә ел. Шуңа күрә алар әлегә керем алудан бигрәк, хуҗалыкны үстерү, киңәйтү белән мәшгульләр. Быел үстергән сарымсакларының барысын да орлыкка җибәреп мәйданнарын зурайтканнар. Кооперативның Өчбүләктә арендага алынган 6 гектар җире бар. Анда йөзләрчә төп карагат, кура җиләге үстерәләр. Бакчаларына ел саен 70 — 80 куак өстәп утырталар. Югары сортлы куаклардан җыелган уңышны көзге салкыннар җиткәнче сатып бетерәләр. Димәк, продукцияләре сорау белән файдалана. Сатып бетерә алмаган хәлдә продукцияләрен урнаштыру өчен Хөкүмәт биргән 3 миллион сум грантка акустик туңдыру камералары алганнар.
Кооператив суган һәм сарымсак үстерү мәйданнарын да киңәйтә бара дидек. Бу зур супермаркетларга чыгу өчен кирәк. Чәкчәк, бавырсак җитештерүне оптовый дәрәҗәгә күтәреп, супермаркетларга чыгарасылары килә. Чәкчәккә килгәндә әлегә аны көненә 125 килограмм эшлиләр. Бу 250 граммлы 500 данә төргәк дигән сүз.
—Кыенлыклар каршында каушап калмагансыз, шулкадәр күп эшләр башкарасыз, — димен соклануымны белдереп.
—Үз эшеңне ачудан курыкмаска кирәк. Каушап калсаң, эш бармый,— диде Зөлфия Рәфкать кызы. — Миңа кешеләр зур ышаныч күрсәтте, аларның өметен акларга кирәк. Җитди эшкә тотынуыма беркайчан да үкенмәдем. Кайсы яктан карасаң да үз эшеңне булдыруның уңай яклары күп. Аның минусы берәү генә — тәүлек әйләнәсенә бары тик аның турында уйлыйсың, тынгы юк инде.
Бүген аларның продукцияләре республика күләмендә танылу яулый. Алар белән эшләргә теләүчеләр дә арта. Ут күршеләребез Татарстанга, Чиләбе өлкәсенә дә озаталар. Мәскәү, Екатеринбург, Себер яклары да кызыксына, тик әлегә алар белән элемтәгә керергә әзер түгелләр. Менә логистика мәсьәләсе хәл ителгәндә...
Кооператив җитәкчесе, район советы депутаты, гүзәл тормыш иптәше, ике кызына ягымлы-назлы әни — болар барысы да вакыйгалар үзәгендә кайнап яшәүче Зөлфия Рәфкать кызының тормыш күренешләре. Тормыш иптәше, теш табибы Дамир Әнвәр улы, әтисе Рәфкать Сәләхетдин улы, әнисе Зилә Валерьян кызы, кыз туганы Зинфира Рәфкать кызы, яраткан коллективы аның һәр адымын хуплап, зур ярдәм күрсәтеп тормаса, уңышларга ирешү бик авырга төшәр иде, мөгаен. «Минем уңыш — аларның уңышы, аларның уңышы — минеке»,—дигән гадел сүзләр әйтте кооператив җитәкчесе.
Яшь авыл эшкуарына зур уңышлар, яңадан-яңа мөмкинлекләр теләп, яхшы кәефләрдә хушлаштык без.