Җәмгыять
5 декабрь 2022, 07:55

7 яшьлек кыз бала утта янып үлгән

Тагын бер сабыйның гомере өзелде...Эх...

7 яшьлек кыз бала утта янып үлгән7 яшьлек кыз бала утта янып үлгән
7 яшьлек кыз бала утта янып үлгән

Дим районының “Строитель”  коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә ут чыгып, янгында 7 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

       Ут чыгу турындагы хәбәр   5 декабрьдә  03.48 сәгатьтә алына. Ашыгыч ярдәм хезмәте   шул урынга килеп, янгынны  сүндерә башлый. Шул вакытта җиде яшьлек кыз баланың әүдәсе табыла... Зурлардан тагын ике кеше һәм  бер бала төрле дәрәҗәдәге яралар алган. Аларны Уфаның 18нче санлы шәһәр клиник дәваханәсенең  пешүдән дәвалау үзәгенә алып килгәннәр. Ут чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара.

Фото: МЧС Башкирии

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас