

4 декабрьдә Андрей Назаров һәм Гомумрусия юридик форумы кунаклары Уфада генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм "Фронтка киткән якташларыбыз" һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров, “Русия юристлары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашин, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, Русия юристлар ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников, аның беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина, Русия юристлары ассоциациясе Идарәсе рәисе Владимир Груздев, Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре округы Советы рәисе урынбасары Артур Шәйнуров катнаштылар.
Республикабызда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ачылды. Тантаналы ачылыш 2022 елның 11 октябрендә Башкортстан Республикасы көнендә узган иде. Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча легендар дивизия командирына һәйкәлне якташыбыз скульптор Салават Щербаков иҗат итте. Һәйкәлнең төп нигезенең ян-якларына барельефлар урнаштырылган. Аларда башкорт халкы тарихыннан “Урал-батыр” эпосы, милли батыр Салават Юлаев тормышы, “Төньяк амурлары” һәм 112нче дивизия яугирләренең батырлыклары сурәтләнгән.
Тугыз фигурадан торган "Фронтка киткән якташларга" һәйкәл композициясе якташларыбызны 1941 елда фронтка озатуларны чагылдыра. Проект өстендә эш ике елдан артык дәвам итте. Бүген һәйкәл башкалабызда яшәүчеләрнең һәм килгән кунакларның иң яраткан урынына әверелде.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru