Җәмгыять
4 декабрь 2022, 15:21

Уфада VIII Бөтенрусия юридик форумы эшли

"Гуманитар хокук миссиясе - безнең заман ориентиры" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды.

Уфада VIII Бөтенрусия юридик форумы эшлиУфада VIII Бөтенрусия юридик форумы эшли
Уфада VIII Бөтенрусия юридик форумы эшли

Республика белән идарә итү үзәгендә узган чара Русиядә  Юристлар көнен бәйрәм итүгә һәм Русия юристлары ассоциациясе Башкортстан бүлегенең 15 еллыгына арналды.“Русия юристлары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашин үз чыгышында ассызыклаганча, бүгенге катлаулы вакытта төп бурыч - кешеләргә сүз белән түгел, ә реаль эш белән ярдәм итү.

- Мин бүгенге сөйләшү нәрсә эшләргә кирәклеге турында диалог кына түгел, конкрет нәтиҗәләр дә бирәчәк дип өметләнәм. Республика белгечләрен мин юристларның иң яхшы ассоциацияләренең берсенә берләшүе белән котлыйм. Радий Хәбировка зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүген Башкортстан - Русия Федерациясенең кешеләр яхшырак яши башлаган төбәкләренең берсе, - дип билгеләп үтте Сергей Степашин.

Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, Русия юристлары ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников барлык юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

- Хокук ул - закон гына түгел, ул тулы мәгънәдә мәдәни, социаль күренеш. Шул исәптән мәгариф, фән, хокук куллану һәм башка функцияләр дә анда керә. Мин шулай ук гуманитар миссиягә игътибар итәргә теләр идем, ул һәрбер кешене яклауга нигезләнгән, - диде Павел Крашенинников.

Чираттагы сүзне Андрей Назаров алды, ул республика юридик берләшмәсенең хокук эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш кертүенә игътибар итте. Хөкүмәт рәисе сүзләренә караганда, бүген гуманитар сәясәт масштаблары - республика яңа Русия төбәкләренә эшлекле ярдәм итә торган глобаль сәясәт масштаблары.

- Март аеннан башлап, Башкортстаннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына 34 гуманитар конвой озатылды. Без анда җимерелгән инфраструктураны тергезәбез, социаль объектлар төзекләндерәбез һәм төзибез, медицина ярдәме күрсәтәбез. Луганск Халык Республикасына без барлыгы 220 кешедән артык медицина белгечләренең 9 бригадасын җибәрдек. Алар анда 66 меңнән артык пациентны кабул итте. Аларның яртысыннан артыгы - балалар. Чираттагы мөһим, гуманитар сәясәттә басым - безнең хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бу максатларга бюджеттан 500 миллион сумнан артык акча каралган, ә киләсе елда бу ярдәм 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, - диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт рәисе билгеләп үткәнчә, гуманитар сәясәт югары кабинетларда гына формалашмый. Аның сүзләренчә, аны гамәлгә ашыруда хакимиятнең барлык тармаклары һәм илнең барлык гражданнары катнаша.

Андрей Назаров чыгыш вакытында Башкортстан белән Луганск Халык Республикасы арасында ике тапкыр туры видеоэлемтә бәйләнеше булып алды.
Аларның беренчесе - Красный Лучтагы госпитальдән. Аннан әлеге вакытта командировкада булган Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов, табиблар һәм яралы сугышчылар элемтәгә чыкты. Азамат Абдрахманов хәбәр иткәнчә, ЛХР Хөкүмәте турындагы закон проектын урындагы властьлар үрнәк итеп Башкортстан Хөкүмәте турындагы закон нигезендә формалаштырган.
Икенче видеоэлемтә Салават Юлаев исемендәге ирекле батальон урнашкан җирлектән узды. Видеоэлемтәдән соң Андрей Назаров һәм форумда катнашучылар яугирләргә уңышлар һәм телекүпердә катнашучыларның барысына да тизрәк өйгә кайтуларын теләде.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас