Җәмгыять
4 декабрь 2022, 14:36

“Москвич-3” сатуга чыга

 Март аенда Рено компаниясе үз заводын Мәскәү хакимиятенә тапшырды.

“Москвич-3” сатуга чыга“Москвич-3” сатуга чыга
“Москвич-3” сатуга чыга

 

 Март аенда Рено компаниясе үз заводын Мәскәү хакимиятенә тапшырды. Шушы хәлдән соң озак та  үтми, предприятие исеме Москвичка үзгәртелде.

Компания планнары буенча, завод дүрт төрле кроссовер җитештерәчәк, шул исәптән бер электромобиль.  Узган атнада завод конвейрыннан чыккан беренче  “Москвич-3” автомобилен күрсәттеләр. Аның исеме генә Москвич, әлбәттә. Сертификатлаштыру документлары буенча – ул Кытайда җитештерелгән JАC кроссоверы. Аңа бензин белән эшләүче 1,5 литрлы турбо двигатель урнаштырылган. Ул – 150 ат көчле компакт кроссовер. Декабрь аенда 400 шундый машина җыячаклар икән. Аның бәясе 27-33 мең доллар Үзәк Банк ставкасы белән якынча 1,6-2 миллион сум торачак. Шунсы кызык, Кытайда аны 860 мең сумга саталар икән. Безне баерак яши дип уйлыйлардыр, күрәсең.

Фото: msk.kp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас