

Русия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев VIII Бөтенрусия юридик форумы кысаларында "Хокук гуманитар миссиясе - безнең заман ориентиры" дигән "түгәрәк өстәл" барышында хокук өлкәсендә мәгърифәтчелек эшчәнлегенең гуманитар миссиясе турында сөйләде.
“Хокук - үзеннән-үзе кешелек җәмгыяте тарафыннан булдырылган мөһим гуманитар институт. Нәкъ менә хокук безгә кешечә яшәргә һәм конфликтларны цивилизацияле рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә", - дип билгеләде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә дөнья вакыйгаларына бәйле рәвештә хокукый ярдәмнең адреслы проектлары төзелә, шул исәптән февральдә Русия юристлары ассоциациясе ДХР һәм ЛХРдан килгән гражданнарга, шулай ук Украина территориясеннән күченгән халыкка хокукый ярдәм күрсәтү буенча "кайнар линия" эшләтеп җибәрде. Чит илдә авыр хәлдә калган ватандашларны яклау өчен "Ватандашлар хокуклары өчен" проекты эшли башлады. Шулай ук Русия юристлары ассоциациясе шунда ук мобилизацияләнгәннәргә хокукый ярдәмгә кушылды, консультацияләр өчен чат-бот эшләтеп җибәрелде.
Владимир Груздев актив эшчәнлеге өчен Башкортстан төбәк бүлегенә рәхмәт белдерде. "Бүлек вәкилләре беренчеләрдән булып безнең барлык проектларга кушылды һәм ассоциациянең иң югары күрсәткечләре буенча барлык рейтингларына керә. Сезнең эшчәнлегегез өчен рәхмәт", - диде ул.
Форум кысаларында республика районнарыннан юристлар белән туры трансляция оештырылды. Русия юристлары ассоциациясенең Чишмә районы әгъзалары үз эшчәнлекләре турында сөйләде.
Тагын бер туры бәйләнеш Донбасс һәм Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарны вакытлыча урнаштыру пунктыннан булды.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru