Җәмгыять
4 декабрь 2022, 16:35

Башкортстанда юридик ярдәм яхшы оештырылган

Юристлар ассоцияциясенең эшчәнлеге мактауга лаек.

Башкортстанда юридик ярдәм яхшы оештырылганБашкортстанда юридик ярдәм яхшы оештырылган
Башкортстанда юридик ярдәм яхшы оештырылган

Уфада “Гуманитар хокук миссиясе - безнең заман ориентиры” VIII Бөтенрусия юридик форумы кысаларында "түгәрәк өстәл" узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, форум эшен ачып, барлык хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юрист көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, юрист һөнәре бик мөһим һәм ул һәрвакыт иң яхшы сыйфатларны, югары компетенцияләрне, һөнәри бурычка тугрылыкны чагылдырачак.

Русия юристлар ассоциациясенең республика бүлеге 15 еллыгын билгели. 2010 елда республикада 2 ассоциация булса, бүгенге көндә 62 ассоциация бар.
"Бүген бездә - федераль коллегалар югары бәяли торган абруйлы ассоциация эшли, безнең төбәк бүлеге даими рәвештә беренче урыннарны алып тора. Мин кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган төбәк бүлеге хезмәткәрләренә һәм ассоциация әгъзаларына рәхмәт белдерәм. Соңгы елларда коронавирус инфекциясе, санкцияләр, махсус хәрби операция, һичшиксез, кешеләргә грамоталы юридик ярдәм кирәк икәнен раслады, - диде Радий Хәбиров.
Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге 15 еллык эшчәнлегендә республиканың 45 мең кешесенә бушлай юридик консультацияләр биргән.
Форум барышында Радий Хәбиров “Русия юристлары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашинга Салават Юлаев ордены тапшырды.

Чыганак:glavarb.ru

Фото: glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас