

Уфада төбәктәге иң уңышлы эшкуар хатын-кызларны бүләкләү тантанасы үтте. Дүртөйледә яшәүче Гөлназ Рәгыйм кызы “Нәтиҗәле идарә итү” номинациясендә җиңүче булды. Ул – “Фортуна” азык-төлек кибетләре челтәре җитәкчесе.
Хатын-кызлар балалар тәрбияли, йортны карый, шул ук вакытта эшкуарлыкта да лаеклы уңышларга ирешә.
Бүгенге көндә Гөлназ Исламгалиеваның кибетләр челтәрендә 3 кибет бар, ә бит еракта калган 2003 елда ул дулкынлана-дулкынлана тәүге азык-төлек киоскын ачкан булган. Ул чаклардан бик күп вакыт узган, әмма ул ышанычлы адымнар белән куелган максатларына ирешер өчен алга атларга тырышкан.
“Уңыш сере кешенең үз-үзенә ышануында, үзе өстендә даими эшләвендәдер дип уйлыйм, үз эшеңне ярату да, үзеңне тулысынча аңа багышлау һәм һәрдаим үсештә булу да бик мөһим”, – ди Гөлназ Рәгыйм кызы.
Республикада да, илдә дә кече эшкуарлыкка саллы ярдәм күрсәтелә. Быел җәен узган Петербург икътисади форумында ил Президенты Владимир Путин кече эшкуарлыкка булышлык чаралары турында сөйләп узды. Сүз ташламалы кредитлар, бизнесны тикшерүләрдән азат итүләр турында бара.
Чыганак: durtuli.bashkortostan.ru