

Бүген Русиядә Билгесез Солдат көне билгеләнә. Бу көн турында республика хөкүмәтенең вице-премьеры Ирек Сәгыйтов үзенең “ВКонтакте” челтәрендә искә төшереп үтте.
“2014 елдан алып 3 декабрь көнне без ел саен Билгесез солдат көнен билгелибез. Бу көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган Советлар Союзы һәм Русия сугышчылары турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән. Алар барысы да илебезнең геройлары, без аларны мәңге онытмабыз”, – дип язган Ирек Сәгыйтов.
Яу кырларында ятып калган геройлар истәлегенә Уфада Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасы узды. Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән бирегә республика парламенты спикеры Константин Толкачёв, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Альберт Маликов, БРның хәрби комиссары Михаил Блажевич һәм башкалар җыелган иде.
Чыганак: bashinform.ru