Җәмгыять
2 декабрь 2022, 10:54

Ник кыш көне машина пыяласы тирли?

Пыяла тирләүдән котылу ысулы бармы?

Ник кыш көне машина пыяласы тирли?Ник кыш көне машина пыяласы тирли?
Ник кыш көне машина пыяласы тирли?

Көзге яңгырларда һәм көчле җепшек кар яуганда машинаның пыялалары тирли. Машина салонының идәненә киптергечләр дә салып карыйм, әмма файдасы юк. Бу “тирләү”дән котылу юлы бармы дип сорыйлар күпләр.

Тәҗрибәле водительләр көзге яңгырлар башлангач машина салонындагы фильтрны алып куярга киңәш итәләр. Салон фильтры яз һәм җәй айларында тузан һәм аллергеннардан коткара. Ул булмаса, аллергия белән авыручыларга бик кыенга туры килер иде. Ләкин салкыннар башлангач аны күп кенә машина йөртүчеләр бөтенләй алып куя. Көз һәм кыш айларында тузан һәм аллергенннар булмый диярлек. Ләкин һава артык дымлы була һәм ул дым салон фильтрына җыела башлый. Дымланып күгәрү билгеләре күренүгә фильтрда төрле бактерияләр үрчи башлый. Алар фильтрда үрчеп салонга тарала башлыйлар. Дымлы фильтр пыялаларның тирләвенә дә китерә, шуңа күрә аны көзге яңгырлар башлану белән алып куегыз. Яз айларында яңасын алып куйсагыз тагын да яхшырак булыр, ул әлләни кыйммәт тормый, аның каравы саф һава сулап йөриячәксез.

Фото:dzen.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас