Моны тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә тоярга була. Күп илләр Русиягә үзләрендә җитештерелгән машиналарны кертүне тыйды һәм мондагы заводларын да туктатты. Русиягә кертелү тукталган автомобиль маркалары: “Фольксваген”, “Скания”, “Вольво”, “Форд”, “Ягуар”, “Дженерал Моторс”, “Хонда”, “Мерседес-Бенц”, “Сузуки”, “Феррари”, “Порше”, “Ауди”, “БМВ”, “Инфинити”, “Ломборгини”, “Ниссан”, “Рено”, “Рольс-Ройс”, “Тойота”, “Джип”, “Шевроле”, “Кадиллак”, “Тесла”, “Пежо”, “Киа”, “Хундай”. Кыскасы, бездә Кытайның “Чери”, “Хавал”, “Джили”, “Лифан”, “Фотон” машиналары гына калды.
Ә хаклар тешләшә...
Бүгенге көнгә бер генә автомбиль концерны да Русиядән тулысынча китү турында сүз алып бармый.
Барлык белдерүләре дә “вакытлача”, “вәзгыять үзгәргенчегә кадәр”, “туктатып тору” кебек һәм аңа охшаш башка фаразлар да бар. Бу аңлашыла да, нинди зур машина базарын һәм миллиардлар белән исәпләнгән керемнәрен югалталар бит алар. Көнбатыштагы үзәкләрдә моны санкцияләргә кушылу дип аңлатсалар, үзебездәге офислар исә логистика аркасында килеп чыккан тоткарлыкларга сылтыйлар. Автомобиль бәяләре көн саен артып тора, шул сәбәпле автосалоннар сайтларга автомобильләрнең бәяләрен куймый да башлады. Салонга килгәч кенә шул сәгатькә бәяне ачыкларга була.
Үзебездә җитештерелгән автомобильләргә хакларның 2-3 тапкыр артуы бөтенләй аптырата. Әле үткән елда гына 400 мең сум чамасы булган “Лада Гранта” машинасының бәясе 1 миллион 200 меңгә кадәр барып җитте. Нәрсә, аның салонын алтын белән йөгертә башладылармы әллә, ул кадәрле хак куярга? Тотылган машиналарга да хаклар кинәт өскә үрмәләде. Әлегә тотылган машиналар базары да туктап калды. Кеше хәзер үзе дә нишләргә белми. Машиналарын сатарга җыенганнар да бу эштән тыелып тора. Машина төзекләндерү белән дә кыенлыклар туа башлады. Чит ил машиналарына запас частьләр юк. Соратып кайтартырга булсаң да 40-50 көн көтәргә кирәк. Кытай машиналарына бәяләр арта да арта. Ел башында 1 миллион сум чамасы торган модельләре хәзер 3 миллионнан артып китте. Хаклар февраль аенда доллар бәясенең кинәт артуына бәйле булды. Инде долларның бәясе төште һәм ярты ел чамасы 60 сум тирәсендә тора, әмма машина хаклары төшәргә уйламый. Сату күләме 70 процентка түбән тәгәрәгән. Машиналар сирәк китерелгәч, хакларны иркенләп күтәрәләр. Тик менә үзебездә җитештерелгәннәренә ник хак арта соң ул? Мисал өчен “АвтоВАЗ” ноябрь аенда яңа Лада Веста NG автомобилен эшләгән. Ул 2023 елның март аенда конвейрга куелып күпләп җитештерелә башлаячак. Аның хакы 1 миллион 800 меңнән башланачак, диләр. Салонга ул 2 миллион сумнан арттырылып куелачак. Узган елда бу хакка купшы Тойота Камри автомобиле алып була иде. Билгеле булганча, Кытай дәүләт автомобиль концерны BAIC һәм Русиянең “Автотор” оешмасы Калининградтагы заводта машиналар җыю турында сөйләшүләр алып бара.
“Автотор” Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң элеккеге партнерларны югалтты. Март аенда Германиянең BMW, октябрьдә Кореянең Хундай һәм Киа компанияләре китте. Аңлашылганча, алдагы елларда машина базарын Кытай автомобильләре яулап алачак. 2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында Кытай автомобиль импортының гомуми күләме 37 процентка арткан. Кытайның йөк машиналарын сату 3,5 тапкырга артып киткән. “Автостат” белдерүенчә, бүгенге көндә иң күп сатылучы машина – Лада Гранта. Ул машина базарының 42 процентын алып тора. АвтоВАЗ мондый югарылыкка соңгы тапкыр 2005 елда күтәрелгән булган. 2007 елдан алып Лада өлеше 30 проценттан артмаган. Грантадан кала Нива, Хавал, Чери, Жили модельләре күпләп сатыла башлаган. Киләсе елда Иран җитештерүчеләре безгә килергә әзерләнә. 2023 елның март аенда Иран Ходро һәм Сайпа Шахин безнең машина базарына кертелә башлаячак. Аларның хакы – 12 мең доллар, ягъни 718 мең сум чамасы.
Уртача сыйфатлы машина өчен бу хак югары түгел, әлбәттә. Әмма безнең комсыз салоннар аны Грантадан да очсызрак хакка сатарга теләр микән соң? Иран Ходро Франциянең Режо 301 платформасы нигезендә эшләнгән һәм яхшы сыйфатлы модель буларак билгеле. Ул безнең Лада Вестага көндәш булачак, диләр белгечләр. Хакы икеләтә очсызрак булуын исәпкә алсак, аңа сорау зур булачак. Иң мөһиме, запас частьләр белән өзеклек булмаячак. Димәк, запас частьләргә хакны да күтәрмәячәкләр.
Фото:aif.ru