Җәмгыять
2 декабрь 2022, 09:15

Кеше куркытып йөрмәсеннәр

Тавышлы машиналарның хуҗаларына штраф салыначак. 

Кеше куркытып йөрмәсеннәрКеше куркытып йөрмәсеннәр
Кеше куркытып йөрмәсеннәр

Русиядә тавышлы машиналарның хуҗаларына штраф салына башларга мөмкин.

Дәүләт Думасы 5 декабрьдә артык көчле тавышлы автомобильләр һәм мотоцикллар хуҗалары өчен 5-30 мең сум күләмендә штраф салуны күз уңында тоткан закон проектын караячак. Бу спорт машиналары белән төнге урамда узышлар үткәрүчеләргә дә, төтен чыгаручы торбасын вакытында төзәтергә уйламаган гади машиналарга да кагыла.  Штрафның күләме транспорт двигателенең көченә бәйле булачак. Бу сәбәп белән тотылган транспорт чарасын штрафстоянкага җибәрәчәкләр.

Шәһәрдә тәрәзләре урамга караган фатирларда тавыш бигрәк нык ишетелә, ә эссе җәй айларында төнлә тәрәз ачып йоклау мөмкин түгел. Бу закон чынга ашса, тавышлы машиналар, мотоцикллар бәлки тынар?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас