Җәмгыять
2 декабрь 2022, 13:45

Бүре баласын бүреккә салсаң, урманга карамый

Уфада яшәүче гаилә фатирында бүре асрый.

Бүре баласын бүреккә салсаң, урманга карамыйБүре баласын бүреккә салсаң, урманга карамый
Бүре баласын бүреккә салсаң, урманга карамый

Уфада яшәүче гаилә фатирында бүре асрый.

Алидә Насыйрова хайваннарны бик ярата. Бу бүрене ул 28 көнлек вакытында хайван-җәнлекләрне махсус кабул итү урыныннан алып кайткан. Хәзер инде кыргый хайван зур үскән һәм ул бер вакытта да үзен ерткычларча күрсәткәне булмаган. Алидәнең улы Богдан да бүре белән дус. Малай аны карый, ашата, эчерә, алар бергә уйныйлар, телевизор карыйлар.

Дөрес, бүре - ерткыч хайван һәм  ул урманда гына яшәргә тиеш.  Әмма, Алидәнең сүзләренә караганда, бүреләрне дә кулга ияләштерү авыр түгел. Кечкенәдән алып үстерсәң, эт кебек, алар кешенең дүрт аяклы дустына әверелергә мөмкин.

- Бүребезнең исеме Кира. Ул туганнан бирле кешеләрне күреп үскән, ә кыргый хайван булуның нәрсә икәнен дә белми, ул ауга өйрәнмәгән. Шуңа күрә андый хайваннардан курыкмаска кирәк. Әгәр үзең ачуландырмасаң, эт тә, бүре дә кешегә ташланмаячак, - ди Алидә.

Алидә әйтүенчә, бүреләре ашау буенча этләр кебек. Кира ит ярата. Шулай ук, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, үлән, йомырка һәм сөт продуктлары белән туклана.

Шуңа да карамастан, бу гаиләнең күршеләре бүре тотканнарын хупламыйлар икән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас