

Иң якын дус – сыналган дус, диләр. Еллар дәвамында сыналган, кирәк вакытта бер-береңә таяныч булуны, хуплауны, ярдәм кулы сузуны күз уңында тоткан дуслык кешеләр арасында гына түгел, коллективлар арасында да булырга мөмкин. Безнең “Өмет” гәзите дә шундый тугры дуслары булуы белән горурлана. Алар – Борай почтамтының дус-тату коллективы.
“Өмет” гәзитен күпләп алдырып укучы әбүнәчеләребез шушы почтампка караган авылларда яши. Без исә ике арада дуслык күпере урнаштыручы, һәр райондашны “Өмет”ле итәргә тырышып эшләүче почтальоннар белән даими очрашулар үткәрүне зур мәртәбәгә саныйбыз.
Күптән түгел тагын шундый күркәм очрашу оештырдык: гәзитебезне халыкка таратучы дусларыбыз – Яңа Бикмәт почта бүлекчәсе җитәкчесе Ильфира Җәмил кызы Билалова, Кәшкәләү почта бүлекчәсе почтальоны Рида Сабир кызы Фәезова һәм Кушманак почта бүлекчәсе почтальоны Хализә Кәниф кызы Баһаветдинова Борай почтамтына “өмет”челәр белән очрашуга бик теләп килделәр. Максатыбыз – шушы уңган, булдыклы почтальоннарга 2022 елның 2нче ярты еллыгына “Өмет” гәзитенә язылуны уңышлы оештырганнары өчен рәхмәт хатлары һәм редакциянең истәлекле бүләкләрен тапшыру, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерү иде.
Очрашуны гадәттәгечә Бөре почтамты (Борай почтамты шуңа карый) җитәкчесе Данис Рәшит улы Гыйлфанов бик җылы башлап җибәрде.
Данис Рәшит улының сүзләреннән соң очрашуны “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов дәвам итте:
Менә шулай җылы сәламләү, рәхмәт сүзләреннән соң баш мөхәрриребез Рәдис Ногманов Ильфира Билаловага, Рида Фәезовага, Хализә Баһаветдиновага рәхмәт хатлары һәм редакциябезнең истәлекле бүләкләрен тапшырды. Борайлыларга гына хас булганча, почтальон ханымнар тыйнак кына елмаеп, рәхмәтләрен белдерделәр һәм бертавыштан “Өмет”нең райондашлар арасында чыннан да яратылып укылучы басма булуы турында әйттеләр.
Әлеге вакытта Борай почтамтына караган авылларда 818 кеше “Өмет” гәзитенә язылган. Алдагы көннәрдә яраткан басмаларыннан аерылырга теләмәгән райондашларны декадник – гәзитләргә ташламалы хакка язылу көтә. Шушы чорда “Өмет”кә язылучылар саны тагын да артыр дигән өмет бар.
“Карашлар сезгә юнәлгән...”
Әйткәндәй, Борай почтамтында оештырылган бу җылы очрашу дәвамлы булды: сишәмбе көнне Борай почтамтының 13 хезмәткәре – почтальоннар, почта бүлекчәләре җитәкчеләре – үзләре дә редакциябезгә кунакка килделәр. Аларның күбесе “Өмет” гәзите редакциясе урнашкан бинаны, бүлмәләрне беренчегә күрә – барысы белән дә кызыксыналар. “Өметчеләр” оештырган җыйнак кына чәй табыны артында сөйләшеп сүзләребез бетмәде – почта өлкәсендәге яңалыклар, райондашларны гәзитләргә яздыру, дөнья хәлләре, тормыш-көнкүреш, яшәеш һәм башкалар турында җанлы әңгәмә йомгагы әкрен генә сүтелә торды.
Очрашу мизгелләрен чәй табыны артында ихлас аралашу, махсус кунагыбыз популяр музыкант, җырчы Салават Әкъсановның чыгышлары, мөхәррирнең изге теләкләре, җыр-моңнар ямьләп җибәрде.
Арытаба борайлылар Уфаның Совет мәйданындагы Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында истәлеккә фотога төште. Аннан соң алар "Нур" татар дәүләт театрына спектакль карарга юнәлде.
Руфина Таҗиева.