

Тагын үсмер “корбан”.
Красноярский краеның Канский шәһәрендә кондуктор укучы баланы транспорттан куып төшергән!
Нәрсә өчен, дип сорарсыз. Бер сум (!) акчасы җитмәгән өчен!
Бу хакта крайның ЭЭМ Шәһәр идарәлеге хәбәр итә.
Мәктәптән кайтып барган малайның билет өчен 1 сум акчасы җитмәгән, шуңа кондуктор аны бер тукталышта төшереп калдырган.
Малайның әнисе полициягә гариза белән килгән.
Кондуктор хатын полициягә үзенең кылыгын аңлатуны кирәк тапмаган. Аны административ җаваплылыкка тартачаклар, чөнки балигъ булмаган баланы транспорттан куып төшерергә аның хакы юк!
Бәхеткә бала зыян күрми генә өенә кайтып җиткән.
Канский шәһәрендә мондый, кансызлык, дими ни әйтәсең, беренчегә күзтелми. Узган ел 5 меңлек купюралары гына булган ике үсмерне куып чыгарганнар. Ул балаларны вак акчалары булмаганга тиргәп төшереп калдырган. Нәтиҗәдә, балалар чәчтарашка соңлаганнар һәм шәһәр читендәге йортларына кайтыр өчен салкында озак (уйланган графикка сыймаганнар)транспорт көтеп торганнар.
Берникадәр элегрәк Екатеринбургта бер кондукторның “проездноен” тартып чыгара алмаган малайны автобустан куып төшерү турында хәбәр иткән идек.
Менә шуннан ышан инде бу кондукторларга да?! Үзләренең балалары юкмы соң әллә мондыйларның? Югыйсә, көтү-көтү берәдәк этләр, бүреләрдән дә усалрак бәндәләр турында уйлап, чамадан тыш кыланмасалар дөрес булыр иде. Аннары сер түгел, пассажирлар белән күз кысышып кына “килешеп”, азрак сумма алып, билет бирмәгәннәре дә очрый бу хезмәткәрләр арасында. Шуннан бер сум чыгарамы икән алар сабыйлар өчен?
Җәмәгать транспортында йөрү сабырлыкка һәм акыл камиллегенә үзе бер зур сынау инде ул. Ә кондукторлар аның “корольләре”.
Балаларга карата мондый җинаятькә юл ник куела? Аларны эшкә алганда тиешле инструктаж үтелмиме? Тиешле сөйләшү, аларның психик сәламәтлеге, кешеләр белән аралашу культурасы исәпкә алынмыймы? Мондый хәлләр булганда, транспорт оешмасына да выговор, аннары штраф салына, тагын да зуррак зыян күрүләре бар.
Закон буенча, балаларны транспорттан бер очракта да куып чыгарырга тиеш түгелләр. Тик кемгәдер мондый таләпләр “барып җитми”, күрәсең.
Ә бит арада озын юлны да бәйрәмгә әверелдерүче “позитив” кондукторлар очрый...
Чыганак: ria.ru
Фото: vr-vyksa.ru