Җәмгыять
30 ноябрь 2022, 14:44

Республикада “Аек авыл” конкурсы старт алды

Бүгенге көнгә 1120 авыл катнашырга гариза биргән.

Руфина Таҗиева Правительство РБРуфина Таҗиева Правительство РБ
Фото:Руфина Таҗиева / Правительство РБ

30 ноябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова рәислегендә авыл торак пунктлары арасында "Аек авыл" республика конкурсына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Русия Дәүләт думасы депутаты, “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)" Халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге президиумы рәисе, Оештыру комитеты рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова,  “Бөтендөнья башкортлары корылтае” Президиумы әгъзасы, конкурс координаторы Сәлия Морзабаева, министрлыклар, дәүләт комитетлары, ведомстволары, муниципаль район җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары катнашты.

- Конкурсның максаты - республика халкының иҗтимагый активлыгын һәм муниципаль берәмлекләрнең  урындагы үзидарә органнары эшчәнлеген сәламәт яшәү рәвеше традицияләрен билгеләү һәм саклау, алкоголь продукциясен куллануны, алкоголь кулланудан үлү күрсәткечләрен киметү мәсьәләләрендә стимуллаштыру. Былтыр конкурста 1537 авыл катнашты. Бүгенге көнгә конкурсның муниципаль этабына 54 муниципаль районнан 1120 авыл гариза биргән, - диде Лира Игътисамова.

“Аек авыл” республика конкурсын оештыручылар булып “Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы)", Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Спорт министрлыклары һәм республиканың башка ведомстволары тора. Конкурсны оештыру чаралары Башкортстан гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә Башкортстан Башлыгы гранты акчалары исәбенә гамәлгә ашырыла.

2020 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән конкурсның бүләкләү фонды 10 тапкыр арттырылды.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас