Җәмгыять
30 ноябрь 2022, 09:53

Әни сөюендә – бөтен дөнья!

   “Әни” – барыбыз өчен дә иң мөһим сүз!

Әни сөюендә – бөтен дөнья!Әни сөюендә – бөтен дөнья!
Әни сөюендә – бөтен дөнья!

“Әни” – барыбыз өчен дә иң мөһим сүз! Кечкенә чагыбызда әни безнең өчен бар дөньяны алыштыру көченә ия, ләкин аның үзен... бар дөнья да алыштыра алмый. Үсә төшкәч тә, яшебез олыгайгач та безгә әни кирәк: чөнки аның акыллы киңәшләре белән тормыш итү җиңелрәк. Һәм бер көнне килеп без шуны аңлыйбыз: әни ул чакта хаклы булган! Ул дөрес әйткән!

   Гәзитебезнең бүгенге герое – Ана медаленә һәм “Башкортстан Республикасының атказанган авыл зуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булган хөрмәтле ханым, кадерле хатын, газиз ана һәм сөекле нәнәй – Тәнзилә Галинур кызы Исламоратова. Чакмагыш районының Кырла авылында гомер итүче Тәнзилә апаны авылдашлары хөрмәт итә, аның гаиләсе яшьләр өчен һәрчак үрнәк булып тора.

   Тәнзилә апаны әнием якын иткәнгәдер (үзеннән күпкә яшь булса да), мин аны үземне белә башлаганнан алып хәтерлим. Мин үскәндә әниемнең, күрше Гыйффәт апа белән бергәләп кып-кызыл “бәби юрганы” күтәреп, Тәнзилә апаның дүрт малайдан соң көттереп кенә туган кызын – Инзиләсен – котларга барулары да бүгенгедәй күз алдымда. Инде әни белән Гыйффәт апа күптән мәрхүм (урыннары оҗмахта булсын), кай арада үсеп өлгергән Инзиләкәй хәзер үзе гаиләле, иптәше Айнур белән ике бала тәрбиялиләр. Ә Тәнзилә апабыз, 10 оныкка, 2 оныкчыкка нәнәй булып, бүген дә кызларны көнләштерерлек җитезлек белән һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә әзер булып, Рәшит Кәнзелголым улы белән матур гомер кичерә, кияү-киленнәренең, оныкларының уңышларына сөенеп яши.

                                          Әти шулай өйрәтте!

   -Әтием Галинур Хәйдәр улы Бөек Ватан сугышы ветераны иде, сугыштан кайткач “халкыбыз яхшы яшәсен, колхозыбыз алга китсен” дип, җанын-тәнен биреп, бер көн дә эштән калмый тырышты, балаларын да тырыш хезмәт белән дөнья көтәргә өйрәтте,- дип хатирәләргә бирелә Тәнзилә апа.- Миңа да эшкә иртә җигелергә туры килде. Мин сигезенче сыйныфны беткән елны әнием Тәскирә аягын сындырып Октябрьский дәваханәсендә озак кына ятты, абыем Фидрат Северо-Осетинскийда югары хәрби училищеда белем ала, ә сеңлем Фәнзилә кечкенә иде әле. Укыйсы килә дә бит, нишлисең: өй салабыз, осталарны да тәрбияләргә кирәк, якыннарымны калдырып ничек читкә китим?Шул чорда фермадагы бер савымчы бәби табарга киткәч, ул чакта ферма мөдире булып эшләгән әтием мине савымчы булып эшкә чыгарга чакырды. Унбишем дә тулмаган иде әле: сыерлар – эре, мин – кечкенә гәүдәле. Шулай да үҗәтләнеп эшләп киттем һәм тиз үк алдынгылар сафына бастым. Шул ук елны мин хезмәтемә 18 центнер икмәк алдым! Амбардан алып төшкән иген тулы капчыкларны әткәй дә берүзе күтәрә, мин дә берүзем! Аның: “Әле ныгынмагансың, кызым, авыр күтәрмә”,-дигән сүзләрен ишетмим дә, шулкадәр ярдәм итәсем килә!

   Яшьлек бит, соңрак сыйныфташым Әнүзә мине Октябрьский шәһәренә тегүчелеккә укырга барырга күндерде. Киттек, әйбәт кенә укый башладык.Тик авыл сагындыра бит әй, һич чыдар әмәл юк. Ул чакта Рәшит абыең белән дуслашып йөри идек инде. Бер ай укыгач, ул хәл белергә килде һәм мин... авылга кайттым да киттем. Әнә шулай итеп, уку еракта калды (көлә). Кайттым да кабат фермага, сыерларым янына ашыктым. 18 яшем тулуга Рәшит белән өйләнештек һәм озакламый бура буратып, йорт бетереп кердек. Бер-бер артлы улларыбыз Марсель, Фидус, Азат, Ришат туды. Гаилә ишәя төшкәч, ул йортны колхозга сатып, менә бүген яшәп яткан өйне салдык. Аннан инде, малайлар буй җитүгә, алар өчен дә йортлар салырга ярдәм итә башладык.

                                      Депутат та булган ул

   -Тәнзилә апа, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен кайчан алдыгыз әле?- дигән сорау бирәм мин аңа.

   -Эшләдек тә эшләдек инде, апаем, Рәшит абыеңның да, үземнең дә елына 360шар эш көне була иде. Шулай тырышмасаң, дөнья алга бармый бит ул. Биш меңенчеләр сафына баскач, елның-елында гел югары күрсәткечләргә ирешеп, “коммунистик хезмәт алдынгысы” исеменә лаек булып килгәч, 1994 елда бирделәр ул исемне. Бүген килеп Рәшит абыең белән сөйләшеп утырабыз да, сөенеп бетә алмыйбыз: шундый да бәхетле чорда эшләгәнбез бит: эше авыр булса да, тырышкан кешенең кадерен белү, данга күмү бар иде бит ул заманнарда. Савымчы һәм малчы, шофер һәм тракторчы колхозда иң хөрмәтле кешеләр булды.

   Өч тапкыр авыл советы депутаты булып сайландым.Ул чакта авылга газ кермәгән бит әле: ярдәмчесез мохтаҗ әбиләргә утын, салам кайтарту өчен тырыштым, ә инде авыл яныннан аккан елга аша күпер дә салдыргач, бөтенләй почет үсеп китте (елмая). Ул елларда авыл депутатларының сүзе үтә иде, нинди генә сорау килеп туса да, халык безгә мөрәҗәгать итте.

   Тәнзилә апаның тырыш хезмәтләре өчен бирелгән бүләкләр белән танышып утырам: кочак-кочак Мактау грамоталары, рәхмәт сүзләре, тырыш хезмәте турында район һәм республика басмаларында дөнья күргән язмалар бихисап икән. Ә мин, бергә уралып үссәм дә, боларны белмәгәнмен дә! Районыбызның танылган тарихчысы Хәйдәр абый Басыйров Тәнзилә Галинур кызының исемен берьюлы ике басмасына – “Чакмагыш туфрагында туганнар” һәм “Атказанган колхозчылар” китапларына да керткән.

                          Президент кулыннан “Урал” мотоциклы

   -Тырышып эшләгәнне күрделәр, югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә лаеклы бүләкләр дә бирәләр иде. Кер юу, тегү машинасы һ.б. кыйммәтле бүләкләр алганым хәтердә. Ә Рәшит абыегыз тырыш хезмәте өчен хәтта Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов кулыннан “Урал” мотоциклы алган кеше әле ул,- дип ире белән горурланып сөйли Тәнзилә апа.- Ул гомер буе тракторчы булып эшләде, колхоз үзен Казахстанга да, Белорет якларына да эшкә җибәрде, һич сынатмады. Рәшит кебек тырыш, дөнья көтәргә булдыклы кеше белән кавыштырганга Ходайга рәхмәтлемен. Бер сүздә булып, матур үрнәктә үстергәнгәдер, балаларыбыз да эшсөяр, булдыклы булып үсте. Барысы да матур гаилә корып, балалар үстереп, өлкәннәре инде үзләре нәнәй-картәти булды, әти-әни дип безнең өчен дә өзелеп торалар. Шуннан да зуррак бәхет бармы?

   Әйткәндәй, Тәнзилә апа белән Рәшит абыйның балалары барсы да үзләренә якын оя корган: Марсель һәм Фидус (ул – минем сыйныфташым) әти-әниләре ярдәме белән болындай йортлар салып, гаиләләре белән авылда, Азатлары – Уфада, Ришатлары Чакмагышта төпләнгән. Егетләр, чынлап та, эшкә батыр булды – дистә еллар буена Себер якларында сынатмый эшлиләр һәм бер дигән дөнья көтәләр. Тәнзилә апа белән Рәшит абыйның иркә гөле булып үсеп җиткән төпчекләре Инзилә, БДУны тәмамлап, бүген З.Вәлиди исемендәге милли китапханәдә эшли.

   -Улларыбыз –үзебезгә терәк, Инзиләбез – сердәш тә, киңәшчебез дә,- дип балалары белән горурлануын яшерми Тәнзилә апа.- Без 25 ел буена кайнанам белән бергә яшәдек, Инзиләбез нәнәй тәрбиясе алып, акыллы, уңган булып үсте.

                                  Иң кирәге – тынычлык!                                     

   Дүрт ир бала үстерү – ил алдында зур җаваплылык, әгәр инде бала “кызу нокта”га да эләксә... Исламоратовларның кече уллары Ришат – Чечен сугышы ветераны. Алты ай буена ут эчендә хезмәт иткән егетнең әти-әнисен бер дә кайгыртасы килми, аның сирәк килгән кыска хатларында: “еш язарга вакыт юк, төзелештә эшлим, йортлар төзибез” дигән сүзләр генә була...

    -Аптырап районга, военкомга бардым: “хаты сирәк килә, туганым, күптән хәбәре юк, исәнме икән, белешегез әле”,-дим. Ул конвертны кулында әйләндереп карады да: “Ии, апа, Чечняда бит улыгыз”,- ди.Йөрәгем туктап калган кебек тоелды. Әйтәм аны, Чечня сугышын күрсәтә башласалар, телевизор каршына атылып барып утырам... Аллаһка шөкер, исән-сау урап кайтты, моның сөенечен үзе кичергән аналар гына аңлый алыр.

   Рәшит абыең Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан туган, ятимлекнең бар ачысын кичергән кеше, минем яшьлеккә дә җитте әле ул сугыштан соңгы авырлыклар, аннан Ришатыбыз “кайнар нокта”да хезмәт итте,- дип әңгәмәне дәвам итә Тәнзилә Галинур кызы.- Бүген килеп, тагын сугыш җилләре исә. Кемгә, нигә кирәк икән бу канкоешлар, нигә кешелек заты тынычлыкның кадерен белми, нигә тагын фашизм баш калкыта икән дип борчылабыз. Кем уйлаган, шундый матур корылган дөньяда тагын тынычлык бетәр дип? Безнең халык күпне күрде, күпне кичерде, инде илләр-көннәр имин булсын, дип телибез Рәшит абыең белән. Һәр иртәбез илгә иминлек теләүдән башлана.

   Тагын шуңа җаныбыз әрни: кайчандыр гөрләп торган авылыбыз бушап бара, күп тәрәзәләрдә инде ут янмый. Моңа авылда эш булмавы, шуңа яшь гаиләләрнең, теләмәсәләр дә, читкә китәргә мәҗбүр булуы сәбәпчедер. Киләчәктә дәүләт җитәкчеләре авылларны яңадан кайгыртып, халыкны җиргә кайтарсын иде. Әгәр лаеклы хезмәт хакы түләнсә, авылда үскән балаларның күбесе туган нигезен туздырмас, мал асрап, бакча үстереп, рәхәтләнеп дөнья көтәрләр иде дип ышанам.

   -Озакламый Әниләр көнен билгелиячәкбез. Бар әниләргә ни теләр идегез, Тәнзилә апа?

   -Һәр әнигә тыныч күк йөзе, саулык, җан тынычлыгы, балалар бәхете телим. Иманлы, тәүфыйклы балалар үстергән әти-әнинең генә күңеле шат, тормышы мәгънәле, киләчәккә ышанычы якты була. Барыбызга да шундый балалар насыйп итсен Ходай!

   57 ел буена кулга-кул тотынышып, шатлыкны да, кайгыны да бүлешеп гомер иткән Тәнзилә апа белән Рәшит абыйның матур-төзек дөньясына сокланып туярлык түгел. Табигый газ кергән өйләре җылы һәм нурлы, анда бар уңайлыклар бар, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр, йорт алларын гөлгә күмеп яшиләр. Киләчәктә дә илләр-көннәр иминлеге, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы телик аларга.

                                                Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас