

Республикада мебель җитештерү узган елның шул ук чорына карата 10 ай эчендә 24,5% ка арткан. Гомумән алганда, Башкортстанда сәнәгать җитештерүе 2022 елның гыйнварыннан октябренә кадәр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,8% ка арткан. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән 2,7% ка (100,1%) һәм Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән (100,4%) 2,4% ка артыграк.
- Мебель җитештерүдәге уңай динамиканы, беренчедән, чит илләрнең зур компанияләренең китүе, икенчедән, ярдәм чаралары, өченчедән, мебель кластеры булдыру белән бәйлибез. Быел республика бюджетында урман сәнәгате комплексы предприятиеләренә субсидия бирү өчен 74,6 млн сум каралган, шул исәптән мебель ясаучыларга техника һәм җиһазларга чыгымнар өчен. Төбәкнең сәнәгать үсеше фонды 2022 елда мебель җитештерүче предприятиеләрнең 90 млн сумлык 5 проектын финанслады. Мебель кластерына килгәндә, анда барлыгы 775 млн сумлык 14 проект гамәлгә ашырылачак,-дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары - сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.