Җәмгыять
30 ноябрь 2022, 09:05

Башкортстан 11 күчмә медицина комплексы алачак

Барлыгы 68 төбәккә 300гә якын шундый комплекс  бүленәчәк.

Башкортстан 11 күчмә медицина комплексы алачакБашкортстан 11 күчмә медицина комплексы алачак
Башкортстан 11 күчмә медицина комплексы алачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән  Хөкүмәт утырышында  икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә бәйле федераль яңалыкларны карадылар.

Узган атнада Русия Хөкүмәте  тарафыннан төбәкләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен өстәмә финанслау бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Ел азагына кадәр әлеге максатларга барлыгы 900 млн сумга якын акча юнәлтү планлаштырыла.

Русия Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында авылларда һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәмен ала алуны арттыру эше дәвам итә. Киләсе елның беренче кварталы тәмамланганчы 68 төбәк 300гә якын күчмә медицина комплексы алачак. Безнең республикага шундый 11 машина җибәреләчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас