Җәмгыять
30 ноябрь 2022, 08:40

2023 елда 62 чакрым юлны ремонтлаячаклар

Шул исәптә – 5 күпер дә.

2023 елда 62 чакрым  юлны ремонтлаячаклар2023 елда 62 чакрым  юлны ремонтлаячаклар
2023 елда 62 чакрым юлны ремонтлаячаклар

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән республика Министрлар Кабинеты утырышында агымдагы елда автомобиль юлларын ремонтлау эшләренә йомгак ясалды. 2023 елга бурычлар билгеләнде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан  юл төзүчеләр алдына мөһим бурычлар куелды.  2027 елга кадәр Русиянең юл челтәренә кергән автомобиль юлларының 85% тан да ким булмаган күләмен  норматив хәлгә китерергә кирәк. Республиканың  юл  челтәре  иң  озыннарның берсе-4000 чакрым.  Хәзерге вакытта  59 % юллар норматив таләпкә туры  килә.

- Киләсе елда барлыгы 62 чакрым  юлны һәм 802 метр озынлыктагы 5 күперне ремонтлау планлаштырыла. «Хәвефсез  сыйфатлы юллар»  милли  проектын гамәлгә ашыру кысаларында 175 чакрым  озынлыктагы автомобиль юлларын ремонтлау эшләре дәвам итәчәк.

Утырыш ахырында  Андрей Назаров Уфаның төньяк өлешендәге юл инфраструктурасын яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. Аерым алганда, сүз Шакша микрорайонындагы «Уфа» елгасы аша күпер турында барды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас