Җәмгыять
29 ноябрь 2022, 15:54

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артырмы?

Президент нинди карар чыгарыр?

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артырмы?Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артырмы?
Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артырмы?

30 ноябрь көнне, Русия Президенты Владимир Путин бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрәчәк, - дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Чара онлайн режимда узачак. Утырышта Министрлар Кабинеты әгъзалары катнашачак. Доклад белән Хезмәт министры Антон Котяков чыгыш ясаячак.

Икътисадчы Герман Ткаченко сүзләре буенча, президентның хөкүмәт әгъзалары белән очрашу вакытында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителергә мөмкин.

“Бу Яңа ел өчен бүләк булачак. Пенсия гыйнвардан индексацияләнә, пособиеләр артачак, минималь хезмәт хакы күтәреләчәк. Ләкин бюджет тармагында эшләүчеләр читтә кала булып чыга”, - дип саный Ткаченко.

Эксперт Финанс министрлыгының киләсе өч елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын барлыгы триллион сумга арттырырга ниятләгәнен искә төшерде. 2023 елда аларның хезмәт хакын күтәрүгә 104,7 миллиард, 2024 елда - 359, 2025 елда - 541,7 миллиард бүленергә тиеш.

Чыганак:pnz.ru

Фото: ачык чыганактан

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас