

Русиялеләргә ипотеканы 0,1 процент белән тәкъдим итә башладылар. Бу уңайдан Үзәк Банк ипотека программаларының 0,1 процентка төшүенә борчылу белдерә. Яз айларында Русия Банкы төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргәч, ипотека кредитлары да югары үрмәләде, ә куллану кредиты 40 процентка кадәр җитте.
Билгеле, мондый процент белән кредит алуны күрә торып башны элмәккә тыгу белән тиңләргә була. Җәй көне күчемсез милек базарында тынлык урнашты. Фатирлар сатылмый башлагач, төзүчеләр, банклар белән килешү төзеп, 0,1 процентка кредит бирә башладылар. Бу алым кешеләрдә зур кызыксыну уятты. Янәсе чит илләрдә дә күрелмәгән түбән процентка фатирлы булырга мөмкин. Күчемсез милек базары янә җанланды. Беренче карашка әлеге тәкъдим отышлы булып күренсә дә, бу программа буенча кредит алучылар киләчәктә җитди кыенлыклар белән очрашырга мөмкин. Банклар да, төзүчеләр дә хәйрия оешмалары түгел, шуны онытмаска кирәк. Әлегә кадәр фатир алырга теләүчеләрне беренчел түләүдән азат итеп ымсындырдылар. Чөнки йортлар күпләп төзелә, ә сорау кими – кешеләр бар нәрсәдә дә экономияли башладылар. Мондый шартларда беркем дә 3-4 ел төзеләчәк йортка акча салырга ашкынып тормый. Шуңа күрә банклар белән төзүчеләр, клиентларны җәлеп итү өчен, төрле хәйләләргә баралар. Төзүчеләр турыдан-туры ташламалар бирергә яратмыйлар. Аларның рәсми сайтларында фатир бәяләре үзгәрми диярлек. Шуңа күрә 0 процент беренчел түләү, 0 процент кредит ставкасы дип кешеләрне кызыксындыралар. Ләкин ике очракта да сатып алучы белергә тиеш куркынычлар бар. Беркемгә дә сер түгел, беренчел түләүсез фатир алу белән башлыча аны түләрлек акчасы булмаган кешеләр кызыксына. Әгәр 1-2 елдан соң андый кешеләрнең түләүләр белән проблемалары барлыкка килә башласа, алар банк тозагына эләгә. Кеше түли алмый башлагач, банк бу фатирны башка кешегә сатарга тиеш булып чыга. Бу яз һәм җәй айларында ныклап кыйммәтләнгәнче дип, фатир алырга килешү төзүчеләрне аеруча авыр хәлдә калдырачак. Чөнки ул вакытта фатир бәяләре күтәрелеп алды, ә көзен 10 процентка төште. Ноябрь аенда тагын 5 процентка төшәчәк диләр күчемсез милек базарында эшләүче риэлторлар. Димәк, банк фатирны башлангыч хакыннан 10-15 процентка очсызрак сатачак һәм алынмаган керем кредит алучы җилкәсенә салыначак.
Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина “беренчел түләүсез кредитлар бирүне туктату буенча банкларга күрсәтмә бирелде” дип чыгыш ясады. Әйе, бу хәйләкәр алымга чик куелды, ә менә 0,1 процент белән кредит бирү әлегә тыелмады.
Төп куркыныч – бәя
Әйткәнемчә банклар хәйрия оешмасы түгел, алар беркайчан да үзләренә керем китермәгән эшкә алынмый. 0,1 ставкасы реаль, аны, чыннан да, билгеле бер шартларда алырга мөмкин. Процент түбән булгач, айлык түләүләр дә минималь булачак. Түбән ставка белән кредит алучыга таләпләр дә азрак, күпме хезмәт хакы алуың турында кызыксынып та тормыйлар. Ләкин ноль процентлы ипотеканың асылы түбәндәгечә: фатир сатып алучыга реаль бәядән 25-35 процентка кыйммәтрәккә сатыла. Сату офисларында сатып алучыларга бу турыда әйтеп бармыйлар, әлбәттә. Беренче карашка мондый ипотека кредит алучы өчен файдалы. Бигрәк тә бурычны кайтарырга ашыкмыйча, 25-30 ел графигы буенча түләсәгез. Ләкин, айлык түләүләрнең түбән булуына кергән файдага карамастан, сатып алынган фатирның 25-35 процентка артык бәяләнүе кредит алучы файдасына түгел. Әгәр дә 2-3 елдан авырып китсәгез яки эшсез калып кредитны түли алмый башласагыз, фатир сатуга куелачак. Шул вакыт эчендә фатир бәяләре алдан ук 25-35 процент арттырып салынган бәядән югарырак күтәрелмәсә аерманы кредит алучы түлиячәк.
Ким дигәндә –7 ел
0,1 процентлы кредит программасы белән алынган фатирны 7 ел үтмичә сату керем урынына чыгымнарга гына китерәчәк. Белгечләр исәпләвенчә, 7 елдан соң гына хаклар шушы, баштан ук 25-35 процентка югары куелган бәяне куып җитәчәк.
Алыргамы әллә юкмы?
Төзүчеләр һәм банклар ноль ставкалы программаны юкка гына уйлап чыгармадылар, төзелүче йортлар бик күп, ләкин сатып алучылар көннән-көн азая. Беренчедән, яңа йорттан фатир алырга мөмкинлеге булган кешеләр саны кимеде. Шуңа күрә хаклар түбән тәгәри башлдады. Әмма бүген түбән дигән хаклар да күпләр өчен тормышка ашмаслык хыял булып кала. Икенчедән, махсус хәрби операция башлангач, күп кенә “хәлле”ләр фатирларын 20-25 процентка түбәнрәк хакка сатып, чыгып таеша башладылар. Риэлторларның кайберләре хаклар тагын да төшәчәк, күчемсез милек арзанрак булачак, шуңа күрә бүген торак алу отышлы түгел, көтәргә кирәк диләр.
Икенчеләре Үзәк Банк беренчел түләүсез фатир алу программасын тыйды, киләчәктә 0 процентлы программаны да чикләргә мөмкин дип фаразлыйлар. Әйткәндәй, бу коры фараз гына түгел, Эльвира Нәбиуллина узган атнада: “0 процентлы ипотека программасына кызыгып меңнәрчә кешеләр авыр хәлдә кала һәм калачак әле, шуңа күрә аның уңай һәм кире якларын җитди тикшереп карар кабул итәргә кирәк. Коронавирус пандемиясе чорындагы ике ел эчендә фатир хаклары 1,5-2 тапкырга кадәр үсте. Шуңа бәйле кешеләрдә хаклар тагын да үсәргә мөмкин дигән курку барлыкка килде. Нәкъ шушы курку аркасында алар түбән ставкалы ипотекага ябырылдылар. 0 процентлы ипотека программасы белән фатир сатып алу үзе яшәр өчен түгел, ә арендага биреп кредит хакын каплатып баручылар өчен генә отышлы”, – дип чыгыш ясады. Гади генә итеп әйткәндә, бу 0,1 процентлы ипотека программасына кызыгучылар кредитны 25-30 процент белән алган булып чыгалар. Фатирның хакы баштан ук 25-35 процентка арттырылып бәяләнгәч алган кредит та шуңа тиң була. Ни кызганыч, башка ташламалы ипотека кредиты алу хокукына ия булучылар да шушы тозакка эләгәләр икән. Мисал өчен, 2018 елның 1 гыйнварыннан 6 процент белән “Гаилә ипотекасы” программасы эшләп килә. Кредитның максималь күләме 6 миллион сум һәм ул 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Шушы 6 процентлы кредит алып тыныч кына яшәү урынына 0,1 процентына кызыгалар һәм отылалар. Күп банкларда 0,1 процентлы кредит беренче ике елга гына исәпләнгән. Шул чордан соң ул арта башлый. Моны сату офисларында ачыклап аңлатып тормыйлар, әлбәттә. Ипотека кредиты буенча эксперт Ольга Петрова 0,1 процентлы кредит программасының уңай һәм кире якларын бәян итә.
– Кызганычка каршы, кредит алучылар һәрвакыт банк тәкъдимнәренең барлык уңай һәм кире якларын бәяли алмыйлар. Аларны ипотеканың түбән ставкасы белән җәлеп итәләр һәм шул ук вакытта программаның барлык үзенчәлекләрен тулысынча аңлатымыйлар. Мондый шартларда ипотека алу кредитны вакытыннан алда кайтарырга җыенмаган очракта гына отышлы. Ул фатирны озак еллар үзе яшәр өчен яки арендага биреп, шул аренда акчасына кредит түләүләрен каплата барса гына файдага була. Кредит алу буенча карар кабул иткәндә бер үк фатирның “Гаилә ипотекасы” һәм 0,1 процентлы ипотека аша алганда күпмегә төшәчәген исәпләп карарга кирәк. Шул очракта гына ноль процентлы кредитка алынган фатирның күпмегә кыйммәткә тәшәчәген ачык күрәчәксез”, – ди белгеч.
Әйе, кайда да чагыштырып кару мөһим.
Шуңа күрә ашыкмыйча, төптән уйлап, гаилә бюджетын һәм үзегезне авыр хәлдә калдырмаслык карар кабул итәргә кирәк. Бүгенге көндә “Дом.РФ” консультация үзәгенең рәсми сайтында барлык кредит программалары белән танышып чыгарга мөмкин. Барлык эре банкларның кредит тәкъдимнәрен өйрәнеп чыгыгыз. Күпләр хезмәт хакы күчерелгән карта хуҗасы булган банк иң яхшы кредит тәкъдим итәчәк дип уйлый. Аның һәрвакытта да алай түгеллеген чагыштырып карап та белә аласыз. Иренмичә банкларга үзегез барып кредит процентын исәпләтеп карасагыз, тагын да яхшы, диләр белгечләр. Гадәттә, кредит программасында аның гомуми кысалары гына күрсәтелә, шәхсән сезнең өчен ставка күпкә түбән булырга да мөмкин. Фатир сатып алу бик җитди һәм чыгымлы эш. Матур рекламаларга ымсынып төп башына утырмыйк, җәмәгать!
Фото: mk.ru