Җәмгыять
28 ноябрь 2022, 10:19

Төзелештә мәгълүмат технологияләре

7 декабрьдә ВДНХ ЭКСПО күргәзмә комплексында төзелештә мәгълүмат технологияләренә багышланган конференция узачак. Чарада Госкомнадзор, Госэкспертиза, шулай ук  капиталь  объектларның һәр төзелеш этапларында   кулланыла торган мәгълүмати моделирование технологияләрен эшләүчеләр  (ТИМ) катнаша. Чараны оештыручы:  БРның Төзелеш һәм архитектура  министрлыгы ярдәмендә “Башкортстан төзүчеләре” оешмасы.

–Конференция тематикасы актуаль һәм әһәмиятле. Чара  застройщикларга һәм техник заказчыларга, проект оешмалары белгечләренә, капиталь төзелеш белән шөгыльләнүче компанияләр, төзелеш материаллары һәм корылмалары  поставщиклары өчен кызыклы булачак, – дип белдерде  БР төзелеш һәм архитектура министры вазифасын вакытлыча башкаручы Егор Родин.

Конференция кысаларында башкарма документацияне алып баруны электрон форматка күчерү һәм башка сорауларны карарга планлаштырала.

Катнашырга теләүчеләр сайтта теркәлә ала.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас