

Аферистлар «мәгълүмат агып чыгу» сылтавы белән акча урлый башладылар.
Үзәк банк россиялеләрне карта белән бәйле яңа алдаулар турында кисәтте. Аферистлар полиция хезмәткәрләре буларак үзләрен таныштырып, алар шәхси мәгълүматның агып чыгуын тикшерәләр имеш һәм «мәгълүматны чагыштыру» өчен банк картасы мәгълүматларын сорыйлар. Мошенниклар хәтта мессенджерларга яки почтага оператив-эзләү чаралары үткәрү турында ялган документлар җибәрә ала.
"Банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре беркайчан да картадан мәгълүмат сорамыйлар, аеруча өч санлы кодны, шулай ук таныклыклар һәм башка документларны электрон рәвештә җибәрмиләр", - дип искәрттеләр Русия Банкында.