Җәмгыять
28 ноябрь 2022, 07:10

Күбрәк файдаланганнар

Башкортстан гаиләләре үткән ел белән чагыштырганда быел күбрәк ташламалы ипотеканы рәсмиләштергән.

balkanist.rubalkanist.ru
Фото:balkanist.ru

Быелның гыйнвар-октябрь айларында Башкортстан республикасында яшәүчеләр Саклык банкында «Гаилә ипотекасы» программасы буенча 9 млрд.сумнан артык ипотека кредитлары рәсмиләштергән. Бу 2021 ел өчен бирелгәннән ике ярым тапкырга күбрәк. Статистика буенча, 31-35 яшьлек заемчылар ешрак “Гаилә ипотекасын”  ала.

 Күпчелек очракта, бу бер бала (56%) яки ике баласы булган гаиләләр (32%). Өч баласы булган гаиләләргә кредитларның 9% туры килә. Быел ипотеканы рәсмиләштергән иң зур гаиләдә-биш бала.

 "Гаилә ипотекасы” - гаиләләр программасы, анда 2018-нче елдан соң ким дигәндә бер баласы туган яки инвалид баласы булган гаиләләр файдалана ала.  Программа буенча төзүчедән әзер яки төзелә торган торак сатып алырга яки йорт салырга мөмкин. Кредитның максималь суммасы-6 млн. сум, ставкасы 5,7% тәшкил итә. Кредит срогы-1 елдан 30 елга кадәр, беренче взнос — 15%.

Читайте нас