

"Өмет" гәзитенең ВКонтакте төркемендә "Минем әнием" конкурсының өченче этабы да җанлы үтте.
Өченче җиңүчебез Нуриман районы Яңа Күл авылыннан Рима Нурислам кызы Носратуллина булды.
Аның әти-әнисе Әминә белән Нурислам Исламголовлар 1939 елда Баймак шәһәренә эшкә килә. 1940 елда беренче кызлары Рима дөньяга аваз сала. Әтисе Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Рима Нурислам кызының бала чагы михнәтле сугыш елларына туры килә. Атасын соңгы тапкыр Орск шәһәрендә урнашкан госпитальдән дәваланып чыгып, яңадан фронтка киткәндә станциядә күрә.
Яңа Күл мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, Бакалыда, Стәрлетамакта ветеринар- табиб һөнәренә укый. Аның хезмәт юлы Баһау колхозында үтә.
Аның иң зур казанышы - ана булу бәхетен кичерү. Ризван Нурулла улы белән 8 балага гомер бирәләр. Әмма 45 яшендә пар канатын югалтып, Рима апа тормыш дилбегәсен берүзе тарта башлый. Язмыш сынавына бирешми, дөнья мәшәкатләре үзәгендә кайнап, балаларына яхшы тәрбия биреп, башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына чыгара. Һәркайсын югары белемле итә.