Җәмгыять
27 ноябрь 2022, 12:00

Кышын да барырга мөмкин

Абзан шарлавыгы турында сүз бара.

Кышын да барырга мөмкинКышын да барырга мөмкин
Кышын да барырга мөмкин

Абзан шарлавыгына туристларга кыш көне килергә мөмкин булды. Монда урындагы эшкуар ел әйләнәсенә эшләүче глэмпинг төзегән. Биредә умарта кебек беседкалар, мунча-мичкә, балалар мәйданчыклары, автостоянкалар урнаштырылган.

Глэмпингны эшмәкәр Рафаэль Гыйззәтуллин булдырган. Узган елдагы җәй аенда ул Архангель районында "Эшкуарлык сәгате"нә килгән. Аның тәкъдимен хуплаганнар, документлар белән ярдәм иткәннәр һәм җир мәйданы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә булышканнар, чыгымнарны каплауга ничек субсидия алырга мөмкин икәнлеген әйткәннәр. Хәзер бу уңайлы йортларда туристлар өчен бөтен шартлар да бар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас