

"Өмет" гәзитенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә "Минем әнием" конкурсының беренче этабы җиңүчесе Федоровка районы Балыклы авылыннан Миңнегөл Явгилдина (Рәхимова) булды.
Җиңүчебез күп балалы гаиләдә туып- үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ишембай шәһәрендә сатучы булып хезмәт юлын башлый. Бүгенге көндә исә ул Ханты-Мансийск автоном округында буровойда котельная операторы булып эшли.
Кызганычка каршы, Миңнегөл апаның әти-әнисе дә, тормыш иптәше дә бу дөньядан иртә китәләр. Иренә бары тик 42 яшь була. Ялгызына балаларны тәрбияләү, аякка бастыру җиңелләрдән булмый. Әмма көчле рухлы ана бирешми, авырлыклар алдында югалып калмый. Балаларына әти дә, әни дә була.
Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша Миңнегөл апа. Авылда оештырылган төрле чараларның уртасында кайный. Концертларда җырлый, спектакльләрдә рольләрне оста башкара, өмәләргә йөри.
Һәръяклап уңган, үрнәкле, яхшы шәхес. Киләсе елның март аенда 60 яшьлек юбилеен билгеләргә җыена Миңнегөл ханым. Аңа авыр эшендә уңышлар, балалар, оныклар иминлеге, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек телибез.