Җәмгыять
27 ноябрь 2022, 06:55

Ихласлык бөркелә

Бәйгенең икенче этабында җиңүгә иреште.

Ихласлык бөркеләИхласлык бөркелә
Ихласлык бөркелә

ВКонтакте челтәрдәге "Өмет" төркеменең "Минем әнием" конкурсының икенче этабында Рәүфәнә Шакирова җиңде.

Нефтекама шәһәреннән Айгөл Минниева әнисе белән бергәләп төшкән фотосын конкурска тәкъдим иткән иде. Шушы фото иң күп тавыш җыйды. Фотодан җылылык, ихласлык бөркелә, әнисенә карата бар назын белдереп, яратып кочаклаган кызы янында әнисе дә канәгать елмая.

Конкурста катнашучы Рәүфәнә Шакирова Тәтешле районы Нальядыбаш авылында туып- үскән. Бүгенге көндә Агыйдел шәһәрендә яши.

Хезмәт юлына килгәндә, башта заводта, аннары пешекче булып эшли. Аш-су әзерләргә оста, татар җырларын җырларга ярата, бер генә гаилә бәйрәме дә аның җырлавыннан башка узмый икән.

Рәүфәнә Шакированың 4 баласы һәм 5 оныгы бар. Ана кеше балалары, оныклары шатлыгына куанып яши.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас