

Русиядә башта Әниләр көне 1915 елда оештырылган һәм 1 декабрьгә туры килгән.
Бәйрәм совет чорында дәвам итмәгән - аналарны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне кысаларында тәбрикләгәннәр. Шул ук вакытта, СССРда әниләр өчен махсус бүләкләр булган. Ана медале 5 яки 6 бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелгән. 7, 8 яки 9 бала тудырган һәм тәрбияләгән кешеләр "Ана даны" орденына лаек булганнар. Әгәр балалар 10 яки аннан да күбрәк булса — «Герой Ана» ордены һәм исеме тапшырылган.
1990-нчы елларда Әниләр көнен булдыру идеясенә яңадан кайтып, 1998 елның 30 гыйнварында Президент Указы имзаланган. Анда: «Ана булуның социаль әһәмиятен күтәрү максатыннан Әниләр көнен билгеләргә һәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә аны бәйрәм итәргә карар итәм», - диелгән.
Русиядә бәйрәм символы итеп незабудка чәчкәсен сайладылар. Шулай ук бу көнне йомшак уенчык аюлар бирү гадәткә кергән. Әлбәттә, иң мөһим бүләк - безнең чиксез хөрмәтебез, яратуыбыз. Газиз аналарның кадерен белик!