Җәмгыять
26 ноябрь 2022, 12:57

“Үземнең эшемне батырлыкка санамыйм”

Анастасия Денисова – коткарылган балалар һәм үзенең җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру системасындагы хезмәте турында.

bashinform.ru “Үземнең эшемне батырлыкка санамыйм”bashinform.ru “Үземнең эшемне батырлыкка санамыйм”
“Үземнең эшемне батырлыкка санамыйм”Фото:bashinform.ru

Бүген Мәскәү шәһәренең Кремль дәүләт сараенда “Щит и роза” XIII гомумрусия иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы үтә. Бу премия хокук саклау органнарында һәм махсус хезмәтләрдә эшләгән хатын-кызларга тапшырыла. “Хезмәт бурычына тугрылык” номинациясендә безнең якташыбыз, Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге хезмәткәре Анастасия Денисова да бар. Ике ел элек ул Мәләвез шәһәрендә янган өйдән 14 яшьлек кызны 11 яшьлек малайны алып чыга.

Мәскәүгә китәр алдыннан батыр ханым “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы журналисты белән очрашып, сорауларга җавап бирде.

“Мин бу системада егерме елдан артык хезмәт итәм. Мәләвездәге 7нче холык төзәтү колониясенә 18 яшьтә сак бүлегенең кече инспекторы булып килдем. Ун елдан соң махсус исәп инспекторы итеп күчерделәр, тагын биш елдан соң — укыту үзәгенең кадрлар төркеме өлкән инспекторы итеп билгеләделәр, әле дә шунда эшлим”, — ди Анастасия.

УФСИН системасында аның ире дә эшләгән, хәзер инде ул хаклы ялда. Анастасия әйтүенчә, аларның гаилә династиясе — кайчандыр картәтисе, аннары әтисе биредә хезмәт салган, әле абыйлары, икетуган апалары эшли.
Анастасия Денисова ике ел элек күрсәткән зур батырлык ноябрь аенда булган.

“Мин үз гамәлемне батырлык дип санамыйм. Барысы да очраклы рәвештә килеп чыкты. Бездә ремонт бара иде, һәм мин почмактан почмакка, тәрәзәдән тәрәзәгә йөрдем. Берсеннән күрше йорт күренеп тора иде. Шунда шикле кара төтенгә игътибар иттем, башта мунча ягалар дип уйладым. Кинәт нәрсә булганын хәтерләмим, ләкин очып дигәндәй икенче каттан төшеп, күршеләргә йөгердем. Анда мунча-янкорма бик нык яна иде. Балаларны тәрәзәдән күреп алдым, алар чыга алмыйча җәфалана, юлны ялкын каплап өлгергән. Ә тәрәзәне ачканда сетканы «чәйнәп» алдым бугай. Мин тәрәзәне ватып, балаларны тартып чыгарырга да өлгердем, ялкын залга дулап килеп тә керде. Янгын сүндерүчеләрне узып баручы бер хатын чакыртты. Әниләре кайтканчы балалар миндә торды”, — дип искә төшерә батыр ханым.

Анастасия Денисова БСТ каналы һәм Республика белән идарә итү үзәгенең “Горурланабыз!” дип аталган уртак проекты геройларының берсе булды.

Чыганак: bashinform.ru

“Үземнең эшемне батырлыкка санамыйм”
“Үземнең эшемне батырлыкка санамыйм”
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас