Җәмгыять
26 ноябрь 2022, 13:19

Ныграк киенегез: суыта

Ял көннәрендә Башкортстанның кайбер районнарында термометр баганаларында 28 градус салкын күсәтәчәк, дип хәбәр итәләр Башкортстан синоптиклары.

veved.ru Ныграк киенегез: суытаveved.ru Ныграк киенегез: суыта
Ныграк киенегез: суытаФото:veved.ru

 

Якшәмбе көнне азрак кар явуы көтелә, урыны белән буранлап та алырга мөмкин. Кайбер районнарда бозлавык күзәтеләчәк. Төнлә -8,-13 градус салкын булса, аязытканда -15, -20 , көнчыгыш районнарда -28 градус булачак.

Дүшәмбе көнне һава торышы артык үзгәрми, урыны белән кар ява, җил төньяк-көнчыгыштан исә, һава температурасы төнлә -14, -19, аязытканда -22, -27, көндез -12, -17 градус көтелә.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас