

Тарихка игътибарлырак булырга өйрәтә алар.
Мәскәүнең Җиңү Музеенда өч башкортстанлыны котладылар. Алар – VI Бөтенрусия «Гимн России понятными словами» конкурсында җиңүчеләр. Аларның берсе — Даниил Гурьянов.
Даниил Октябрьский шәһәрендә яши. Аңа әле 7 генә яшь. Малай “Союз” сүзен ничек аңлавын бөтен ил кешеләренә аңлатып биреп, видеороликлар конкурсында җиңүгә ирешкән. Актерлык осталыгына ия егет роликта бик килештереп, сәнгатьле итеп күпмилләтле республикада яшәүче үзенең күпмилләтле гаиләсе турында сөйли,
«Берлек — ул кешеләрнең бер-берсен яратып, ихтирам һәм хөрмәт итеп яшәве», — ди яшь русияле.
Даниил белдерүенчә, конкурста катнашырга аны әнисе дәртләндергән. Әнисе текст язган. Аннары бөтен гаилә белән роликны төшерү урынын сайлаганнар. Декорация детальләрен, милли киемнәрдәге бизәкләрне әзерләгәннәр.
“Миңа конкурста катнашу һәм Җиңү Музее бик ошады. Мин хәзер“Берлек” сүзен бик яхшы аңлыйм», — ди Даниил.
Җиңү Музееның кино-концерт залында 24 төбәктән катнашкан 41 җиңүчене бүләкләделәр. Русиянең 86 төбәгеннән һәм Таҗикстан, Әрмәнстан, Ливан, Монголиядән 4350 кеше конкурста катнашкан.
“Без монда милләтләр арасында чикләр булмавын, Русиянең булачак элитасын күрәбез. Ватанга карата сөю кечкенә урамнан, районнан, кечкенә шәһәрдән башлана. Һәр көннең максаты – яхшы урын эзләп йөрүдә түгел, бүген яшәгән җирне мәгънәле итү”, – диде оештыручыларның берсе – “Эшлекле Русия” оешмасы әгъзасы Алексей Порошин.
Башка чыгышларда балаларның гимнны үзләренчә һәм башкача күрүе өлкәннәрне тарихка игътибарлырак булырга өндәвен әйттеләр.