Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 14:48

Бала табу ник кими?

Әле 90нчы елларда туган кешеләрнең гаилә корып, балалар таба торган чоры.

Бала табу ник кими?
Бала табу ник кими?

Республика Башлыгы Радий Хабиров 23 ноябрьдә ОТР федераль телеканалына биргән интервьюсында төбәкнең демография хәле турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, Идел буе Федераль округында туучылар саны буенча республика – икенче, Русиядә бишенче – алтынчы урында.

 

“Бу хәл берничә факторга бәйле. Бездә авыл халкы күп  - 1,7 миллионнан артык, ә анда элек-электән балалар күбрәк туган, мөселман гаиләләрендә дә күп бала табу традициясе бар. Без туучылар саны кимүгә таба баруын теркибез, математик яктан моны аңлату җиңел. Әле 90нчы елларда туган кешеләрнең гаилә корып, балалар таба торган чоры, ә алар ул вакытта бик аз тудылар. Бу - мөһим сәбәпләрнең берсе. Димәк, кеше күп икән, балалар да күп туа, аз икән – туу кими, - дип аңлатты республика башлыгы. – Дәүләт акча биреп тора: ана капиталы бар, Русия Президенты өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк балаларга ярдәм күрсәтү өчен бик күп карарлар кабул итте һәм моның белән генә чикләнелми. Монда шулай ук пропаганда һәм аңлату-үгетләүгә дә игътибар бирергә кирәк. Без инде төрле идеологияләр белән көрәштек - кеше башта үзе өчен яшәргә, аннары балалар табарга тиеш дигәне белән дә  –аннары бу шәхси трагедиягә әйләнә”, – ди аңлатты Радий Хәбиров.

 Шәхси трагедия дигәндә, беренче чиратта, бала табу вакыты үткәнче гаилә корып өлгермәү, сәламәтлек торышы буенча төрле проблемалар килеп чыгу күз уңында тотыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в