Җәмгыять
23 ноябрь 2022, 12:41

Зарарлы калдыклар да күп төрле була

Хөкүмәттә медицина калдыкларын үзәкләштерелгән зарарсызландыру турында сөйләштеләр.

Зарарлы калдыклар да күп төрле булаЗарарлы калдыклар да күп төрле була
Зарарлы калдыклар да күп төрле була

Республика Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге  Хөкүмәт утырышында медицина калдыкларын үзәкләштерелгән зарарсызландыру системасы турында сүз барды.

Премьер билгеләп үткәнчә, бүген Башкортстанда медицина хезмәте күрсәткән 5 меңнән артык объект бар. Алар зарарлы медицина калдыкларын коммерция оешмаларына утильләштерү өчен тапшыралар. Медицина калдыкларын зарарсызландырганда барлык этапларда эшкәртүне контрольдә тоту өчен карар проекты эшләнде.

- Безнең илдә әле бер генә төбәк тә андый карар кабул итмәгән. Без сынау проектын башлыйбыз. Бу куркыныч медицина калдыклары белән эшчәнлекне комплекслы җайга салуны тәэмин итә һәм эпидемиологик яктан куркыныч медицина калдыкларын дезинфекцияләүче объектлар булдыруны күздә тота, - диде Андрей Назаров.

 Республиканың табигый ресурслар һәм экология министры Нияз Фазыйлов әйтүенчә, медицина калдыкларын контрольдә тоту өчен калдыкларны җыючылар һәм утильләштерүчеләр барлык мәгълүматларны электрон формада терки барырга тиеш.

 Премьер-министр Андрей Назаров бу системаны хуплады.

- Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының медицина калдыкларын утильләштерү эшләре алгоритмын эшләргә кирәк. Республиканың Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә, медицина калдыкларын эшкәртү белән идарә итү өчен мәгълүмат системасы булдыру кирәк, - диде Хөкүмәт рәисе.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас