

Бу кышта Уфада утыздан артык шугалак эшләячәк. Аларның гомум мәйданы 106 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, йорт алларында 90лап хоккей тартмасы эшләячәк, шуларның 9ы — кышкы футбол өчен (боз салмыйча). Хоккей тартмаларының гомум мәйданы 76 мең кв.метр тәшкил итә.
Башкала мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә шәһәр хезмәтләре һәм боз мәйданчыклары хуҗалары боз салуга керешкән дә инде. Боз шома булсын өчен эшләр берничә этапта башкарылачак. Мондый боз мәйданчыкларының күбесендә тимераякларны прокатка бирү, киенү-чишенү бүлмәләре, туклану нокталары эшләячәк