

2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ләкин бүген үк инде бу уңайдан шәһәрдә бихисап күп эшләр башкарыла.
Уфа –гүзәл шәһәр. Ләкин, җырда җырлануынча, “гүзәллекнең юктыр чикләре”. Менә шуны исәпкә алып, республикабыз башкаласы үзенең тарихи, матур юбилеен тагын да яңарып, чибәрләнебрәп каршы алырга җыена.
Юбилей алдыннан Уфаның дистәләрчә җәмәгать урыннарында, шәһәребезне йөзек кашы итәрдәй, аның визит карточкасы булырдай урыннарда зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Башкала парклары, скверлар - бар шәһәр киңлегендә – Дим паркыннан алып Нефтьчеләр паркына, Затонның “Дулкын” паркыннан алып Инорстагы Теплое күленә кадәр танымаслык итеп төзекләндерелде, чибәрләнде. Ә күпме яңа скверлар, аллеяләр барлыкка килде һәм булганнарына ничек матур итеп төзекләндерү эшләре үткәрелде!
Бүген без Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы янында урнашкан Даян Мурзин скверына сәяхәт кылдык. Җәен анда Бөек Ватан сугышында катнашкан, Европада “Кара генерал” дип танылган разведчик Даян Мурзинга һәйкәл ачылган иде.
Белешмә:
Даян Мурзинның тормышы – батырлык, искиткеч хәрби талант, Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге ул.
“Кара генерал”ның исеме (фашистлар аны хөрмәт һәм курку белән шулай атап йөрткән) Адольф Гитлерга да таныш була: аның башы өчен ул 2 миллион марка бүләк вәгъдә итә. Ә бит бу вакытта “кара генерал”га, Башкортстаннан сугышка киткән авыл мәктәбе укытучысына, нибары 20 яшь (!) була.
Даян Мурзин – Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең, башкалабыз Уфаның шәрәфле шәхесе, ул ике Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, “I дәрәҗә Ватан сугышы”, Чехословакиянең I дәрәҗә “Хәрби тәре” орденнары, ЧССР азатлыгы өчен Алтын йолдыз, I һәм II дәрәҗә Партизан ордены һәм медале, СССРның 12 һәм чит илләрнең 13 медале, Чехословакиянең Злин шәһәре муниципалитетының Көмеш кылычы һәм исемле коралы белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Даян Баян улы Мурзин күп еллар Прокуратура органнарында, эчке эшләр системасында җинаятьчелеккә каршы көрәште. Аның биографиясе берничә гомергә җитәрлек иде! Шуңа да батыр исемен йөртүче скверда быел Русия Федерациясе Прокуратурасының 300-еллыгына багышланган юбилей стеласы һәм “прокурорлар” аллеясе ачылуы да очраклы хәл түгел. Аллея буйлап үткәндә үзең өчен бу уңайдан әллә күпме кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге бар.
Төзекләндерелгән сквер урынында моннан бер-ике ел элек булган кешеләр аны танымас та! Әле без җәй уртасында килгән булып та, моннан соң күпме үзгәрешләр булуын күреп шаккаттык. Башкаланың Октябрь районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Алик Тимергалиевич Рамазанов әйтүенчә, скверда реконструкция эшләре үткән. Ләкин моны өр-яңа ял итү урыны ачылуга тиңләргә дә мөмкиндер. Чөнки биредә булган бар нәрсәне диярлек төзүчеләр өр-яңадан эшләгән.Скверны яңарту проектын Шәһәр дизайны үзәге проектлаган, ләкин шул ук вакытта аның яңа йөзе нинди булырга тиешлеген шушы тирәдә яшәүче һәм биредә үк ял итәргә яратучы уфалылар раслаган. Алар реконструкцияләү планына үзләренең дә кайсыбер төзәтмәләрен керткән һәм ахырда скверның бүгенге күренеше белән бик канәгать калганнар.
Без килгәндә скверда реконструкция эшләре инде тәмамланган, анда кышка керер алдыннан була торган хозурлык хөкем сөрә иде. Иртән торуга барыбызны да сокландырып яуган ап-ак кар гына,күпләргә куаныч бирсә дә, скверны хезмәтләндерүчеләргә эш өстәгән: алар бик тә бирелеп тротуарларны кардан чистарталар иде.
Төшкә кадәр бирегә килүчеләр бик юктыр әле дисәк тә, бар икән шул: биредә без Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары Резеда Фәхруллина һәм Рәсимә Гәйфуллинаны, “Нур” татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафинаны очраттык. Кызлар эш арасында бераз саф һава сулап, скверда йөреп керергә булганнар икән. Очрашуга алар да шатланды.
-Театрыбыз бәхетле урынга урнашкан дип ничек сөенмисең, берьюлы ике бөек шәхес – Габдулла Тукай һәм Даян Мурзинга – берсеннән -берсе күркәм һәйкәлләр нәкъ “Нур”янында урнаштырылды һәм яныбызда гына менә шундый күркәм сквер барлыкка килде,- дип елмая Рәсимә Риф кызы.- Моңа без аеруча сөендек. Чөнки театр кешесенең эше шундый бит ул – репетицияләр арасында еш кына буш вакыт була, менә шул чакта биредә рәхәтләнеп йөреп керсәң, тәнгә көч, җанга иҗат дәрте иңә, кәефләр күтәрелеп китә. Сквер болай да матур иде, ләкин ул яңартылгач һәм Даян Мурзин кебек зур шәхескә һәйкәл урнаштырылгач, биредә искиткеч уңай аура барлыкка килде: аз гына буш вакыт булу белән монда чыгасы, башкарасы рольләрне тагын да бер кат күңелдән үткәрәсе, геройларыма яңа күркәм сыйфатлар өстисем килеп кенә тора. Менә бүген дә, көн салкын дип тормадык, кызлар белән рәхәтләнеп йөреп керик әле дип бирегә ашкындык.
-Безнең театр тирәсен шулкадәр матурлап, гөлбакча итеп тоткан кешеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә,- дип сүзне дәвам итте Резеда ханым Фәхруллина.- Бинабыз шундый матур урында урнашкан ки: артында гына – урман, янында – күркәм сквер, яздан алып көзгә кадәр тирә-ягыбыз гөл-бакчага күмелеп утыра. Һәрвакыт тәртип, чисталык булу сокландыра. Минемчә, матурлык эчендә яшәүче кешеләр үзләре дә яхшы якка үзгәрә, моның кадерен белергә, гүзәллекне сакларга өйрәнә. Соңгы елларда Уфабыз күзгә күренеп матурлана-төзекләнә бара һәм вандализм очракларының да кимүен күреп торабыз. Матурлыкны – матурлык, изгелекне – изгелек эшләп кенә тудырып була дип ышанам мин.
-Көн саен эшкә барырга дип иртәрәк чыгам һәм килешли үк скверга кереп, яңа туган көнгә сөенеп һәм планнар корып,аның сукмакларын берничә тапкыр урап чыгарга яратам,- дип хезмәттәшләренең сүзен күтәреп ала Гөлшат ханым.- Кемдер әйтер, бәлки: ерак та түгел Салават Юлаев проспекты урнашкан һәм машиналар агымы зур дип. Ләкин бу тирәдә урман гөрләп үсүе һәм скверның уйсурак җирдә урнашкан булуы ял итүчеләрне бу уңайсызлыктан коткара дип уйлыйм. Киресенчә, шәһәрнең нәкъ уртасында яшәүче бик күпләргә, шул исәптән театр сөючеләргә, әлегедәй күркәм ял итү урынын булдыруга көч салган һәркемгә зур рәхмәт белдерәсе килә.
“Нур” театры кызлары безне скверның күрке булган кечкенә күл янына да алып барды. Чып-чын бу күл тау итәгеннән әкрен генә агып ятучы чишмәдән хасил була икән. Төзучеләр әнә шул зәңгәр күзле кечкенә чишмәгә кечкенә улак урнаштырып, күлнең читләрен матур ташлар белән әйләндереп алганнар һәм җырларда җырланган түм-түгәрәк күл барлыкка килгән дә куйган.
-Белсәгез иде, җәен ничек матур булганын! Биредә кыр үрдәкләре дә яши, әти-әниләре белән ял итәргә килгән балаларның моңа шатлануларын күрсәгез!, - дип елмая Резеда ханым.- Шулай итеп, Даян Мурзин исемен йөрткән бу сквернең үз фанатлары бар!
“Нур” кызлары әйтүенчә, театр янында мондый күркәм сквер ачу бик тә дөрес гамәл. Беренчедән, Даян Мурзинга һәйкәл ачылу – халкыбызның батыр улы исемен мәңгеләштерү. Бүгенге катлаулы чорда яшь буынга халык батырларын зурлау, аларның исемнәрен мәңгеләштерү– матур үрнәк, патриотик хисләр тәрбияләү алымы. Икенчедән, бирегә кеше күп килә һәм алар арасында, әлбәттә, театр сөюче тамашачылар да бихисап.
-Сквер ачылуын белеп алганнан соң тамашачылар арасында спектакльгә кадәр алданрак килеп, хозурланып йөрүчеләр саны күзгә күренеп артты,- дип сүзне дәвам итә Резеда Равил кызы.- Спектакльдән соң да яшьләр өйләренә ашыкмый әле, алар матур итеп яктыртылган, яшеллеккә күмелгән скверда ял итә, спектакльдән алган кичерешләре, хис-тойгылары белән бүлешә. Мин үзем дә шулай – эш көненнән соң бераз биредә йөреп-ял итеп, үткән көнемә йомгак ясарга, иртәгәсенә планнар корырга өйрәнеп киттем әле (елмая).
Гөлшат ханым әйтүенчә, иртәләрен скверга якын-тирәдә яшәүче спорт сөючеләр килә, ә җәйге кызуларда агач күләгәсендә китап укып ял итүчеләр саны арта икән.Кичен скверда яшь парлар очраша, яшь әти-әниләр бәбиләре белән рәхәтләнеп ял вакытларын үткәрә.
Менә шулай итеп, батыр исемен йөрткән һәм зур яңарыш кичергән сквер Уфа халкының яраткан урынына әверелеп өлгергән дә инде. Кышлар үтеп, ямьле язлар җиткәч ул яңа төсмерләр белән балкыр һәм уфалыларны һәм башкала кунакларын үзенә чакырып торган иң гүзәл ял итү урыннарының берсе булып танылыр әле.
Гөлара Арсланова.