

1 декабрьдән дәваханәләрдә мәҗбүри медицина страховкалавы полисын сорамаячаклар. Бу хакта нәрсәләрне белеп торырга тиешбез? Игътибарыгызга Башкортстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Диана Фәрахова аңлатмасын бирәбез.
Эш шунда – 2022 елның 1 декабреннән ОМС полисының цифрлы форматына һәм страховкаланган гражданнарның бердәм дәүләт регистрына күчү гамәлгә ашырылачак.
“1 декабрьгә кадәр страховкалаучы медицина оешмасында шәхси мәгълүматларыгызны яңарту мөһим, чөнки бердәм регистр страховкаланган затлар һәм аларга бирелгән полислар турындагы мәгълүматлар нигезендә формалаша. Әлеге вакытта ОМС полисын рәсмиләштергән гражданнарның мәгълүматлары дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерү буенча чаралар үткәрелә”, - ди БР Җәмәгать палатасы әгъзасы, “СОГАЗ-Мед” страховка компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Уфа филиалы директоры Диана Фәрахова. - Гамәлдәге кәгазь ОМС полислар да үз эшләрен дәвам итәчәк. Яңа полисны тутыру һәм кайсыбер сәбәпләр аркасында аны рәсмиләштерүне үзгәрткән гражданнарга аны яңадан рәсмиләштерү тәртибе генә үзгәрәчәк.
Медицина оешмасы өчен пациентларны кабул итү тәртибе үзгәрмәячәк.
Исегезгә төшерәбез: гражданнар, шул исәптән Русиядә гражданлыгы булмаганнар да, медицина оешмаларына ашыгыч сәбәпләр буенча документсыз мөрәҗәгать итә ала.
Эксперт билгеләп үтүенчә,
- әгәр яшәү урыны үзгәрсә,
- полис 2011 елга кадәр алынган иске үрнәктәге булса,
- паспорт беренче тапкыр алынса яисә яңасына алыштырылса (югалса, яшь буенча, фамилиясе, исем үзгәргәндә),
- вакытлы таныклыкның гамәлдә булу срогы чыкса (аны алганнан соң 45тән артык эш көне үтсә),
- телефон номеры яки электрон почта адресы үзгәрсә.
Республика халкына кыска вакыт эчендә үзләрен страховкалаучы медицина оешмасы офисларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу сезнең бердәм регистрга кертелми калу ихтималын булдырмас өчен кирәк.
Әгәр кайсы компаниядә страховкаланганыгызны хәтерләмисез икән, ОМС полисының артында оешманың исеме төгәл язылган компания мөһеренә игътибар итегез. Страховкалаучы компаниягә мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт, СНИЛС һәм ОМС полисы булырга тиеш.