Җәмгыять
22 ноябрь 2022, 13:57

Эшкуарларның хокукларын кем яклар?

22 ноябрьдә Уфада Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең республика буенча җиденче җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе ачылды.

Эшкуарларның хокукларын кем яклар?Эшкуарларның хокукларын кем яклар?
Эшкуарларның хокукларын кем яклар?

22 ноябрьдә Уфада Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең республика буенча җиденче җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе ачылды. Ул Первомайская ур., 93 адресы буенча урнашкан.

-Кабул итү бүлмәсе эшкуарлар өчен ышанычлы ярдәмче, аларның проблемаларын хәл итү һәм өйрәнү үзәге булырга тиеш, - диде уполномоченный Флюр Әсәдуллин. - Без республика буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре челтәрен акрынлап киңәйтәбез. Хәзерге вакытта алар Уфада, Стәрлетамакта, Салаватта һәм Дәүләкән районында эшли. Якын арада актив эшкуарлар һәм иҗтимагый ярдәмчеләр көче белән республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында тагын берничә кабул итү бүлмәсе ачарга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте вәкил.

Вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә +7(347)218-18-18 телефоны буенча язылырга мөмкин. Моннан тыш, республиканың һәр муниципаль берлегендә Башкортстан Республикасында эшкуарлары хокукларын яклау буенча Уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчеләре үз эшчәнлеген башкара. Хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган эшкуарлар аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Ярдәмчеләрнең телефон номерын +7(347)218-18-18 телефоны аша да белергә була

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас