Республиканың Җәмәгать палатасы әлеге мөһим сорау уңаеннан әти-әниләр арасында аноним сораштыру үткәрде
Сабые мәктәптә укыган һәрбер ата-ана көн туса: “Балам мәктәбенә исән-имин барып җиттеме? Юлда бер-бер хәл булмадымы? Бәйләнүчеләр, берәдәк этләр очрап, куркытмадымы? Юл аша ничек чыкты икән?” дип борчыла.
Сүз дә юк, вакыты, мөмкинлеге булганда әти-әни баласын, бигрәк тә башлангыч сыйныфта укыганнарны, мәктәп капкасына тиклем озатып куярга тырыша. Ләкин күпчелек очракта балалар мәктәпкә үзләре йөри.
Сорауның мөһимлеген аңлап, Башкортстан республикасының Җәмәгать палатасы 23 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр “Баланың мәктәпкә кадәр маршруты ни дәрәҗәдә хәвефсез?” дигән темага балалары мәктәптә укыган әти-әниләр арасында сораштыру үткәрде. Акцияне оештырыр алдыннан Җәмәгать палатасының алыначак җавапларны анализлаячагы, кирәк булса, җәмәгать тикшерүләре оештырылачагы, профильле министрлыкларны, ведомстволарны, муниципалитетларны җәлеп итеп түгәрәк өстәлләр планлаштырылачагы күз уңында тотылган иде. Шулай булды да – шушы көннәрдә бу тема буенча Җәмәгать палатасында төрле ведомство вәкилләрне, белгечләр, экспертлар, журналистлар катнашлыгында түгәрәк өстәл оештырылды.
Сораштыруда Уфа, Стәрлетамак, Агыйдел, Бәләбәй шәһәрләреннән, Уфа, Авыргазы, Дәүләкән, Иглин, Салават, Кыйгы, Нуриман, Гафури, Ярмәкәй, Борай, Илеш, Мәчетле, Краснокама, Күгәрчен, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Туймазы районнарыннан 5842 кеше катнашты.
Мониторинг шуны күрсәтте: 40,5% респондентлар баланы мәктәпкә илтүче юл хәвефсез дип исәпли, 36,8% - хәвефсез түгел, 22,7% - өлешчә хәвефсез дигән фикердә. Сораштыруда катнашучыларның 16,9 % “Баланы мәктәпкә илтүче юлның тиешенчә яктыртылмавы – хәвефсезлекнең төп билгесе” дип атаган. 37,6 % респондентлар юллар яктыртыла дип күрсәткән. 45,5% юллар өлешчә яктыртыла дип җавап биргән.
“Янып” торучы стикерлар кирәк”
Түгәрәк өстәл эшендә катнашкан экспертлар арасында Башкортстан буенча ЮХХДИнең өлкән инспекторы Линар Зиннуровның чыгышын аеруча игътибар белән тыңладылар. Чөнки республика дәүләт автоинспекциясе биргән мәгълүматлар буенча, көз җитү белән юлларда җәяүлеләрне, шул исәптән балаларны, таптату очраклары – юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган төре булып кала.
Бу җәһәттән БР Җәмәгать палатасы әгъзасы, адвокат Булат Сафин да үз фикерен җиткерде. “Мин ата-аналарны проблеманың мөһимлеген аңлап, үзләре белеп, балаларының киемнәрен яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә, үсмерләргә юл аша чыкканда хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә, берәдәк хайваннар килеп чыкса, үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатырга чакырам, - диде ул. – Әти-әниләрнең актив катнашлыгыннан башка, “югарыдан приказ белән” генә балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсендә максималь нәтиҗәгә ирешү - катлаулы бурыч.
“Ул киемгә беркетә торган стикерларның, наклейкаларның хәзер ниндиләре генә юк, балалар аларны ярата. Киемгә беркетүне мәҗбүри итү проблема тудырмас, дип уйлыйм. Әйтик, һәр балага сыйныф фондыннан 10ар сум акча җыярга була. Шушы максаттатан чыгып Мәгариф министрлыгы аша акция дә үткәрергә була”, - диде БР Мәгариф министрлыгы җәмәгать советы рәисе урынбасары Римма Ронжина. Нәтиҗәдә, БР Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова бу мәсьәләне республиканың Мәгариф министрлыгы белән сөйләшеп, тиз арада конкрет карарлар кабул итәргә, кирәк булса, Дәүләт Җыелышына инициатива белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.
Берәдәк этләр мәсьәләсен хәл итегез әле...
Сораштырулар шуны күрсәтә: уку йортларының күпчелеге – 81,2% - автомобиль юлларына якын урнашкан. “Ә ул юлларда кирәкле билгеләр, башка элементлар бармы?” дигән сорауга 51,8% респондентлар – “бар”, 39,1% - “өлешчә бар”, 9% респондентлар – “юк” дип җавап биргән. Шунысы әйбәт – әти-әниләрнең 60 проценты җаваплар белән беррәттән комментарийлар, үтенечләрен калдырганнар. Шулар арасында иң еш кабатланганнары:
Кайсыбер районнарда төлкеләр белән көрәшүне, тимер юл аша күпер төзүне таләп итәләр, мәктәп автобусы тукталышларын уку йортына якынрак күчерүне, җәмәгать транспортын арттыруны сорыйлар. “Мәктәп янында юл аша чыга торган урында светофорның яшел уты янган вакытны арттырыгыз әле” дигән үтенеч тә бар. Әйткәндәй, республикада 49 мең баланы мәктәпкә тиклем автобус алып килә.
Иглин авылында Якутов һәм Набережная урамнарының һәм тротуарларның яктыртылмавына зарланганнар. Балалар мәктәпкә караңгыда барырга мәҗбүр.
Нагаево касабасында яшәүчеләр Тантаналы урамында юлның начар булуы турында әйткәннәр. Уфаның Байкальская урамында 137-140нчы йортлар арасындагы юлга комташ түшәүне үтенәләр. Сораштыруда катнашучылар әйтүенчә, анда юл урынында – тубыктан сыек үзле балчык. Яңа Булгаковода көн күрүчеләр юл аша җәяүлеләр чыгып йөри торган урынның, “ятып торучы полицейскийларның”, юл билгеләренең булмавына зарланган. Әйткәндәй, уйланырга урын бар – түгәрәк өстәл барышында республика буенча әлеге вакытта 300 мең (!) юл билгесенең җитмәве турында сүз булды.
Борайлылар Аэродромная һәм Луговая урамнарында җәяүлеләр юл аша чыгып йөри торган махсус урыннар эшләп куярга ярдәм итегез әле, дип үтенгәннәр.
Барлык мөрәҗәгатьләр тиешенчә тикшереләчәк. Алар буенча җәмәгать тикшерүләре оештырылачак. Балаларны мәктәпкә илтәр юлы имин, хәвефсез булсын өчен тиешле чаралар күреләчәк. Башкортстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Панчихина әйтүенчә, мәктәпкә илтүче юлларның хәвефсезлеге проблемасы Уфага да, республиканың башка шәһәрләренә дә, ерак авылларга да хас. Түгәрәк өстәл барышында яңгыраган тәкдимнәрне Җәмәгать палатасы, берләштереп, профильле оешмаларга, ведомстволарга, иң мөһиме – БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайга юллаячак.
Проблеманы закон дәрәҗәсендә хәл итәргә!
"Балалар иминлеге – әти-әниләрне һәрвакыт борчый торган тема, - дип йомгаклады сөйләшүне БР Җәмәмгать палатасы әгъзасы, адвокат Булат Сафин. - Ләкин баланың мәктәпкә кадәр хзвефсез юлын тәэмин итү буенча барлык җаваплылыкны уку йортына гына йөкләү дөрес булмас иде. Мәктәп ул үз территориясе өчен генә җаваплы, ә һәлакәтләр, күңелсез очраклар, кызганычка каршы, бала мәктәпкә килгән юлда – гомум файдаланудагы урыннарда, ишек алларында, башкалар аягы басмаган, әмма мәктәпкә илтүче сукмакларда булучан. Мәктәпләр янындагы автомобиль юлларын фото-видео фиксация чаралары белән җиһазлау турындагы инициативаны дөрес дип уйлыйм. Бу чара водительләрне дә тәртипкә өйрәтер. Урындагы хакимиятләргә мәктәпләргә илтүче тротуарларны кардан ныклап чистарту һәм яктырту мәсьәләсенә иәгътибар итәргә кирәк. Аннары авыл җирлекләрендә мәктәп автобусларының йөрү графигын, автобуслар санын ныклап карап чыгарга кирәк. Нагаевода шушындый хәл күзәтелә, зарланулар булды.
Балалар өчен өс киеме җитештерүчеләрнең яки сатучыларның киемнәрне яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән тулыландыру бурычын закон чыгару дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Мәктәпләр янында берәдәк этләр йөрмәскә тиеш”.
Руфина Таҗиева.