

Берничә илдән җыелган тикшеренү төркеме наушниклар белән көчле музыка тыңлау ишетү проблемаларына китерү мөмкинлеген ачыклады. Тикшеренү үткәрүчеләр 1,35 миллиард кеше саңгырау калырга мөмкин дип BMJ Global Health фәнни журналында язып чыктылар.
Галимнәр 2000 - 2021 елларда 33 тикшеренү үткәргәннәр, аларда 12-34 яшьтәге 19 меңнән артык кеше катнашкан. Белгечләр ачыклаганча, атнага 40 сәгатьтән артык 80 децибелдан артык дәрәҗәдә музыка тыңлау ишетүгә тискәре йогынты ясый.
Яшүсмерләр һәм яшьләрнең 24% диярлек яраткан көйләрен һәм ритмнарын наушникларда көн озыны тыңлап йөрергә дә мөмкиннәр. Галимнәр белдерүенчә берене чиратта аларга ишетү сәләте югалу куркынычы яный. Егерме яшьтән саңгырау калу күңелле хәл түгел, әлбәттә. Наушниклар урынына ишетү аппараты киеп йөрергә кала инде.
Чыганак:gazeta.uz
Фото:zvuk.com