Җәмгыять
20 ноябрь 2022, 13:43

Сак булыгыз: кышкы урман!

Һава торышы салкынайта бара, кышка аяк басарга күп тә калмады.

Сак булыгыз: кышкы урман!Сак булыгыз: кышкы урман!
Сак булыгыз: кышкы урман!

   Һава торышы салкынайта бара, кышка аяк басарга күп тә калмады.

   Кышкы юл да, кышкы урман һәм кышкы боз да ышанычсыз икәнен кат-кат сөйләп торырга кирәкме икән? Менә бүген, 20 ноябрь иртәсендә 112 Системасына килгән чакыруларны эшкәртү үзәгенә 00-13 сәгатьтә Белорет районында 4 өлкән кеше һәм 1 баланың тауда шуарга китүе һәм әйләнеп кайтмавы хакында хәбәр килгән. Бәйләнешкә дә чыкмаган икән тау шууычылар. Аларны коткару өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, вертолет, техника эшкә кушылган. Барлыгы 16 кеше, 9 данә техника файдаланылган.

   Бәхеткә, югалучыларны тапканнар, барсы да исән-сау. Аларны эвакуацияләгәннәр.

Фото: .goprotect.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас