Җәмгыять
20 ноябрь 2022, 05:45

Комсызлыкның юктыр чикләре

Яки Югары суд карары иминият компанияләренең  башбаштаклыгына юлны ябармы?

Комсызлыкның юктыр чикләреКомсызлыкның юктыр чикләре
Комсызлыкның юктыр чикләре

Белүегезчә, 2022 елның 13 сентябреннән ОСАГО полисына хакалар 26 процентка артты. Быел хакларны 1 гыйнвардан күтәргәннәр иде бит, югыйсә. Әлегә кадәр аны елына бер тапкыр күтәрергә генә рөхсәт ителә иде.  Әмма бу таләпне Үзәк банк гамәлдән чыгарды һәм иминият компанияләренә ирек куелды. Ягъни хакларны ай саен күтәрсәләр дә закон бозу булып исәпләнми. Бу үзгәрешләр тәртипле  йөрүчеләрне яклау өчен эшләнә дип акланырга тырышсалар да, күпләр моның белән килешми. Чөнки алар моны үз кесәләрендә тоя.

Мәгълүм булуынча, ОСАГО полисы сатып алу таләбе 2003 елда кертелде, 2014 елга кадәр гамәлдә булган һәм 1980 сум тәшкил иткән бердәм ставка тариф коридоры дигән төшенчә белән алмаштырылды. Шуннан башлап соңгы 8 елда хаклар үсүен күзәтәбез. Авария ясаган водительләр күбрәк түли, ә авариясез йөргәннәргә ел саен 5 процент ташлама ясалырга тиеш. Димәк  ел саен 5 процент ташлама ясалгач, тәртипле йөртүче  шушы 8 ел эчендә полисны 40 процентка очсызракка сатып алырга тиеш. Мин дә үземне тәртипле йөртүчеләр исемлегенә кертәм, чөни 30 еллап машина йөртү дәверендә авария ясаганым юк. Үземне ике тапкыр “сөзделәр”, әлбәттә. Шулай, авариясез йөргән кеше буларак, мин дә 40 процентка ташламалы полис алырга тиеш, югыйсә. Гамәлдә алай түгел шул. Дөрес, ел саен ОСАГО озайтканда миңа 5 процент ташлама ясалды дип полиска язалар язуын. Әмма түләү күләме кимеми. Чөнки бер ел эчендә хаклар шушы 5 проценттан артыгракка үскән була һәм миңа тагын узган елдагыдан күбрәк түләргә туры килә. Тәртипле йөртүчеләр ил буенча дистә миллион икәнлеген исәпкә алсаң, иминият компанияләренең еллык кереме никадәр икәнлеген чамаларга була. Шул килеш тә әле алар мескенгә салышырга ярата. Әйткәнемчә, соңгы үзгәрешләр 13 сентябрьдә кертелде һәм тариф коридоры ике якка да күчерелде. Мәсәлән, иң түбән тариф 2224 сумнан 1646 сумга кадәр киметелде, ә югары тариф 5980 сумнан 7535 сумга кадәр арттырылды. Әмма бу тәртипле йөртүче хәзер 1646 сум гына түлиячәк дигән сүз түгел. Шулай ук авария ясаучылар иң күбе 7535 сум түләяәчәк икән дип ялгыш фикер йөртергә ярамый. Елына ничә тапкыр  авария ясауга карап полис бәясе 200 мең сумга кадәр барып басарга мөмкин.

Полис бәясе ничек исәпләнә?

Бәя база тарифына һәм берничә коэффицентка бәйле:

*бонус –малус коэффиценты (авариясез йөрүчегә ташлама);

*әлеге транспортны йөртергә рөхсәт ителүчеләр саны;

* аларның яше һәм машина йөртү тәҗрибәсе;

*машина двигателе көче;

*транспорт кайсы җирлектә кулланыла (шәһәр, авыл).

Транспортны куллану җирлеге  машина хуҗасының кайда яшәвенә түгел, ә  транспорт чарасы таныклыгында язылуына карап билгеләнә. Зур шәһәрдә яшәсәң, коэффицент югарырак, ә район яисә авыл җирендә яшәсәң – түбәнрәк. Яшь водительне полиска яздырган очракта аның бәясе арта. Яшь водитель булып 22 яшькәчә һәм йөртү  тәҗрибәсе 3 елдан кимрәк булган кешеләр  исәпләнә. Әгәр кайчандыр  башка транспорт чарасы белән идарә иткәндә авария ясаган кешене үзегезнең полиска өстәсәгез, шулай ук полис бәясе күтәрелә. Иң түбән хак полис алучы машина хуҗасы булганда һәм ул үзе генә полиста язылган очракта куела. Кайбер кешеләр, гадәт буенча, бер иминият компаниясе белән генә килешү төзи һәм башка компанияләрдә хаклар күпкә түбән булу мөмкинлеге белән кызыксынмый. Бу аерма 20 процентка кадәр җитә. Әгәр сезнең әлеге полис 10 мең сум тирәсе торса, башка компаниядә ул 2-3 меңгә очсызрак булырга да мөмкин. Башка компаниягә күчсәм, минем бонус-малусым югала дип курка кайберәүләр. Бу ялгыш фикер, бүгенге көндә иминият комапния-ләре бердәм мәгълүмат системасы буенча эшли һәм сезнең ташлама югалмаячак. Аннары ул бонус-малус 5 процент кына икәнлеген онытмагыз, ә башка компаниядә полисның төп бәясе 20 процентка очсызрак була ала. Ашыкмыйча хакларны тикшереп чыгарга киңәш итәм. Ашыкмас өчен хакларны алдан ук чагыштырып карарга кирәк. Бүгенге көндә полисны 60 көн алдан ук эшләп куерга рөхсәт ителә.

Иминият компанияләре  машина хуҗасын гына түгел, машина төзекләндерү үзәкләрен дә еш кына төп башына утырта  булып чыга. Исегездәдер, 2019 елда ук иминият компанияләренә аерым бер төзек-ләндерү үзәге белән килешү төзеп, авариягә юлыккан машина хуҗаларына акча түгел, ә транспорт чарасын төзекләндереп бирү карары дөнья күргән иде.  Иминият компанияләре бу карарны үтәргә ашыкмадылар гына түгел, бөтенләй үтәмәү яклы булдылар. Чөнки машинаны тулысынча төзекләндереп бирүнең күпкә кыйммәткә төшә-чәген алар яхшы аңлыйлар. Алар я кирәкле запас часть юк дип, я төзекләндреү үзәгендә машина өчәр ай торырга мөмкин дип  акчалата хисаплашуны дәвам иттеләр. Төзекләндерү чынлап та озакка сузыла иде. Чөнки иминият компанияләре ремонтлау үзәкләренә  вакытында һәм кирәкле күләмдә акча күчермәде. Машина хуҗалары күпләп дәгъва белдереп судка мөрәҗәгать итә башлагач, төзек-ләндерү вакыты 1 айдан артмаска тиеш дигән таләп куелды. Әмма хәлләр яхшы якка үзгәрмәде.

Яз айларында чит илләрдән запас частьләр китерү кимегәч, хаклар кинәт өскә үрмәләде. Машина төзекләндерү үзәкләренең керем аласы урынга, киресенчә, чыгымнары артты.  Кемнең үзенә зыянга эшлисе килсен, аларның күпләре иминият компанияләре белән килешү төзүдән баш тарта башлады. Бу аңлашыла да. Иминиятчеләр элек тә төзекләндерүгә акчаны “сыгып” кына бирәләр иде, запас частьләргә хаклар күтәрелгәч, ул сумма бөтенләй юк дәрәҗәсендә калды. Иминият компанияләре запас частьләр хакын узган елгы бәяләр белән исәпли бирделәр. Русия автомбильчеләр берлеге хакларны  үзгәртү кирәклеген искәртеп Хөкүмәткә хат җибәрде. Русия иминиятчеләре союзы 2022 елның 19 июнендә  запас частьләрнең яңа бәяләрен күрсәткән прейскурант бастырып чыгарды. Төзекләндерү үзәкләре: “Бу хаклар янә иминиятчеләр файдасына гына эшләнгән, кайбер запас частьләргә хаклар 80 процентка артты, ә алар 30 процент дип кенә күрсәтәләр. Бу хакка үзләре запас часть табып карасыннар, –  дип каршы төштеләр. Русия иминиятчеләр союзы башкарма директоры Евгений Уфимцев полиска хаклар үсәчәген бәян итте.

–       Запас частьләргә хаклар уртача 30 процентка  үсте. Нәтиҗәдә авариядән соң төзекләндерүгә чыгымнар артты. Полис бәясен дә арттырмый булмый. Тәртипле йөртүчеләргә ул бик артмаячак, еш авария ясаучыларга күпкә үсәчәк. Күбрәк түләгән саен тәртиплерәк йөрергә өйрәнерләр, – дип чыгыш ясады. Иминият компанияләр, төзекләндерү үзәкләре аз булуына сылтанып, янә акчалата хисаплашуны “җайга” салдылар. Әмма Русия Югары суды узган атнада аларның башбаштаклыгына чик куючы карар кабул итте.

“Иминиятчеләр юл авариясе нәтиҗәсендә каза күрүченең транспорт чарасын төзекләндерү өчен юллама бирергә һәм тулы ремонтны бер ай эчендә төгәлләргә тиеш. Акчалата хисаплашу клиентның үз теләге буенча гына башкарылырга тиеш. Клиент төзекләндерү сыйфатыннан канәгать булмаса, ремонтка яңа юллама бирелә. Әгәр клиент транспорт чарасын үз акчасына төзекләндергән булса, аның чыгымнары тулысынча каплатылырга тиеш”– диелгән Югары суд карарында. Русия Югары суд карарын илнең барлык судлары да үтәргә бурычлы.

Әлегә кадәр машинаңны  үз акчаңа төзекләндергән очракта иминият-челәр чыгымнарны үз исәпләре буенча гына, ягъни күпкә азрак итеп каплаталар иде. Югары суд карарыннан соң бу иреклеккә чик куелачак. Әмма алар теге-яки бу алдаулар белән (запас часть юк, ремонт озак булачак) машина хуҗаларын акчалата хисаплашу ягына  аударырга тырышачаклар. Моңа һич шигем юк.

Мондый хәлләргә тарымас өчен юлларда юл кагыйдәләрен төгәл үтик, тәртипле булыйк, “чәйнүк” һәм дуамаллардан читтәрәк йөрик. Кыскасы, имин юллар, Сезгә!

Фото:zakonvremeni.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас