Җәмгыять
19 ноябрь 2022, 07:51

Янгын тагын яшь гомерләрне өзде

Башкортстан Хөкүмәтендә бу җәһәттән утырыш узды.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

18 ноябрьдә республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Утырышта видеоконференц-элемтә режимында муниципаль районнар, шәһәр округлары, шулай ук республиканың авыл биләмәләре  башлыклары катнашты.

Вице-премьер бүген республикада берничә кешенең гомерен өзгән янгын турында әйтте.  Иртән Стәрлетамак районында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Күп балалы гаилә яшәгән торак йортның фатирында ут чыккан. Янгын нәтиҗәсендә ата-ана үзләре һәм 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге 5 балалары үлде. Тагын  биш яшьлек игезәк малайларны  гаилә башлыгы янып торган йорттан чыгарырга өлгергән. Ләкин ул үзе уттан  котыла алмаган...

- Башкортстан Республикасы Башлыгы кушуы буенча фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен оператив штаб төзелде. Хәзерге вакытта кешеләр һәлак булу факты буенча РФ Тикшерү комитетының Башкортостан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Янгын сәбәпләре ачыклана. Бүгенге көндә утта һәлак булучыларны  җирләүне оештыруда ярдәм итү, янгын вакытында зыян күргән күрше  фатир түбәсен ремонтлау мәсьәләләре хәл ителә, - диде Ирек Сәгыйтов.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас