

Кичәле-бүгенле карның мул гына явуын күреп торабыз инде. Уфа урамнары да кар астында. Ләкин урамнарны кардан чистарту эше тукталып тормый. Бүген, мәсәлән, бу эшләрдә 225 махсус техника һәм 300дән артык юл эшчесе катнаша.
Кар күп булу сәбәпле, Уфа торак-коммуналь хезмәтләре тәүлек буе көчәйтелгән режимда эшли. Әйтик, 18 ноябрьдән 19 ноябрьгә каршы төндә шәһәр урамнарын 245 коммуналь махсус техника һәм 75 юл эшчесе чистарткан. Үткән тәүлектә 6 288 куб.м кар чыгарылган.
Бозлавык барлыкка килүне кисәтү өчен урамнарны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр – үткән тәүлектә 625,2 тонна реагент файдаланылган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, юл буенда тезелеп торган машиналар кардан территорияләрне чистартырга комачаулый. Шуңа күрә машина йөртүчеләрдән машиналарын, бигрәк тә төнгелеккә, юл буенда калдырмауларын сорыйлар.